Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 31 май көнне күңелле вакыйга - бала коляскалары парады булып узды. Чара Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Бу көн әниләр һәм балалар өчен чын – чынлап бәйрәм булды. Әти – әниләргә бала коляскасын төрле тематикага туры китереп бизәргә һәм үзләренә дә төрле костюмнарга киенергә тәкъдим ителгән иде. Мәдәният һәм сәнгать паркы каршына берничә дистә бала коляскалары белән әниләр җыелды. Катнашучылар унбер генә булсада , калганнар аларга теләктәшлек максатыннан җыелдылар. Күп кенә әниләр “Әни, бала” составында гына килмәделәр, ә аларга өлкән балалар, әбиләр ярдәм итте. Төп призга, йомшак уенчык – аюга Габдрахмановлар гаиләсе лаек булды. Гаилә бала коляскасын корабльгә әйләндергәннәр. Оныкны киендереп коляскага салганнар, ә әби үзе капитан булып киенгән, ә зуррак оныгы пират образында иде. Өченче урынны Мирзаяновлар гаиләсе яулады. Коляска тавык йомыркасы рәвешендә бизәлеп, ә йомырка эчендә сары чебеш – бала , ә әни тавык ролендә иде. Өченче урынны Набиевлар гаиләсе яулады. Коляска – каретадагы нәни принцессаны бәйрәмгә каретага җигелгән пар ат алып килде. Бәйрәмдә ерак Себердән үзенең баласы Умка белән килгән ак аю, кечкенә врачы белән ашыгыч ярдәм машинасы һәм башкалар да катнашты. Җиңүчеләргә мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Парадта катнашучыларның барысына да шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм “Балачакка сәяхәт” дигән исем астында дәвам итте. Балалар үз һөнәрләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, китапханә хезмәткәрләре оештырган төрле уеннарга катнаштылар.
.jpg)
