Хуш мәктәбем. Исәнме җәй!

2017 елның 3 июне, шимбә

2 июнь Яңа Әлем мәдәният йортында укучылар өчен бәйрәм чарасы уткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр кунак итеп чакырырлды. Китапхәнәче Мухаметдинова А.А.белән сәнгать җитәкчесе Имамова Р.Р. тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чарасы бик җанлы узды. Теләкләр теләнеп, төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Бәйрәмебез Сафиуллин Ш.Ш. һәм Янгиров А.Д. башкаруында дәртле җырлары белән үрелеп барды. Укучылар һәм әти-әниләр уеннарда актив катнашып, яхшы кәеф белән, бик кәнәгать калдылар. Кичәбез бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Без барлык укучыларгада имтиханнарын уңышлы биреп, киләчәктә югары уку йортлырына кереп җиңүләр яулауларын телибез. Ак юллар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International