1 июнь көнне Актаныш район мәдәният йортында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү чарасы булып узды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильшат Вахитов, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Актаныш районы мәктәпләренең олимпиада нәтиҗәләре елдан-ел артуга бара – республика, төбәкара, Россия, Халыкара олимпиада нәтиҗәләре сөендерерлек.
2016 – 2017 уку елында район мәктәпләре арасында 21, зонада 1, республикада 21 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1660, зонада 7, республикада 106 укучы катншаты. Бәйрәм чарасында шушы олимпиадаларда җиңгән укучыларны һәм аларның остазларын тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Чараның иң тантаналы мизгеле булып, “Гыйлем иясе – 2017” исеменә лаеклы Гуманитар гимназия-интернатның XI сыйныф укучысы Сөмбел Насертдинованы котлау булды.