ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Әлеге законның төп нигезләмәләрен Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатты. Беренчедән, юридик затны оештыруның нибары ике формасы булачак: болар коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (ОНТ). Әлегә гамәлдә булган формалар кебек: бакча җәмгыятьләре,дача кооперативлары, дача партнерлыгы. Икенчедән, бакчачылык җир участогында (ягъни СНТ составында) гражданнар бакча йортларын (анда вакытлыча тору белән бәйле сезонлы файдалану бинасы ), хуҗалык корылмалары һәм гаражлар гына түгел, ә бәлки торак йортлар да урнаштыра алачак.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Актаныш үзәк балалар китапханәсе яңа уку елы башлану уңаеннан “Тылсым” мәктәп – бакчада кабат үзенең күчмә китапханә эшен башлап җибәрде. 28 сентябрь көнне китапханәчеләр, балалар өчен матур әдәбият туплап, кабат балалар янына килделәр. 

Өлкәннәр ункөнлегенә районыбызда бүген бәйрәмчә рухта старт бирелде. Район башлыгы Энгель Нәвап улы район ветераннар советы җитәкчелеге, җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, авыл башлыклары белән “Тургай” кафесында бәйрәм табыны артында очрашты.

Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтү. Район үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сезгә хөрмәт һәм чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.

Өлкәннәр ункөнлеген уздыру буенча чаралар планы


30
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Бүген – 30 сентябрьдә  Пучыда, Татар Суыксуында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды. Ярминкәгә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка очсыз бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек тәкъдим иттеләр.

–Безгә бәйрәм уңаеннан шундый игътибар күрсәтүегез өчен бик зур рәхмәт. Ярминкәдә безгә кирәкле бөтен нәрсә дә  бар, - дип, өлкәннәр сәүдә нокталарында сатылучы  авыл хуҗалыгы продукциясенең муллыгына, бәяләрнең гадәттәгедән очсыз булуына район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм сыйфатлы продукция җитештереп, эшкәртеп, төргәкләп-ваклап сатуга куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен белдерделәр.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

28  сентябрьдә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында  “Таң” һәм “Наратлы” хуҗалыкларында семинар-киңәшмә узды. 

27 сентябрьдә Дәүләт Думасы " Россия Федерациясе Пенсия фонды бюджеты керемнәре исемлеген киңәйтү өлешендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 46 һәм 146 статьяларына үзгәрешләр кертү турында «закон кабул итте, аның нигезендә суд карары буенча конфискацияләнгән коррупционерларның акчалары турыдан-туры Россия Федерациясе Пенсия фондына җибәреләчәк.

Фигуралы шуучы якташыбыз Алинә Заһитова Германиядә узган Nebelhorn Trophy турнирында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Олимпия чемпионы «Призрак оперы» мюзиклы музыкасы белән чыгыш ясады һәм дөнья рекордын яңартты. Спортчы үзенең чыгышыннан канәгать калган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International