Әлеге законның төп нигезләмәләрен Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатты. Беренчедән, юридик затны оештыруның нибары ике формасы булачак: болар коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (ОНТ). Әлегә гамәлдә булган формалар кебек: бакча җәмгыятьләре,дача кооперативлары, дача партнерлыгы. Икенчедән, бакчачылык җир участогында (ягъни СНТ составында) гражданнар бакча йортларын (анда вакытлыча тору белән бәйле сезонлы файдалану бинасы ), хуҗалык корылмалары һәм гаражлар гына түгел, ә бәлки торак йортлар да урнаштыра алачак.