Өлкәннәр ункөнлеген уздыру буенча чаралар планы

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

1 октябрь -  район җитәкчелегенең ветераннар активы белән очрашуы.

2 октябрь -  Өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча ярыш.

3 октябрь - Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган шахмат турниры.

4 октябрь – Өлкәннәр арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча конкурс.

5 октябрь - “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә  “Буыннар чылбыры өзелмәсен” исемле әдәби кичә.

6 октябрь - Җәмигъ мәчетендә  өлкән яшьтәге мөселман хатын-кызлар белән очрашу: “Ничек яшисең, мөслимә?”

5 октябрь - Чалманарат авылында  сыендыручы гаиләдә яшәүче Нуриева Раузалияне тәбрикләү.

8 октябрь - “Яшьлек” мәдәни үзәгендә өлкәннәр өчен бәйрәм концерты.

9 октябрь -  “Актаныш” спорткомплексында  өлкәннәр спартакиадасы.

10 октябрь - Игелек үзәгендә  социаль карауда булган балалар һәм аларның дәү әниләре һәм әтиләре белән «Өебезнең нуры ул!» дигән чара үткәрү.

11 октябрь -  Пучы авылында картлар һәм инвалидлар йортында “Гәрәбә” клубы әгъзаларының концерт программасы.

1-10 октябрь - ташламалы мунча, чәчтарашханә хезмәте.

1-10 октябрь - авыл җирлеге башлыкларының картлар йортында яшәүче җирлек өлкәннәренең хәлен белүе, тәбрик итүләре.

1-10 октябрь - 1. Оешма, предприятие, җирлек ветераннар активлары белән урыннарда чәй табыннары оештыру. 2. Медицина хезмәткәрләренең урыннарга чыгып өлкәннәргә хезмәт күрсәтүе. 3. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә волонтерлар ярдәме.

1-10 октябрь - “Туган як”  музеенда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган экспозицияләр күргәзмәсе.

1-10 октябрь - район китапханәсендә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International