Бүген иртәдән Актаныш авылында базар мәйданында, Пучы һәм Татар Суыксуы авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Гадәттәгечә, районның күмәк хуҗалыклары, барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен киң ассортиментта алып килгән. Халык ит, бәрәңге, агач-куак үсентеләре, сөт ризыклары, бөртек һәм тере малны бик яратып ала.
–Безгә бәйрәм уңаеннан шундый игътибар күрсәтүегез өчен бик зур рәхмәт. Ярминкәдә безгә кирәкле бөтен нәрсә дә бар, - дип, өлкәннәр сәүдә нокталарында сатылучы авыл хуҗалыгы продукциясенең муллыгына, бәяләрнең гадәттәгедән очсыз булуына район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм сыйфатлы продукция җитештереп, эшкәртеп, төргәкләп-ваклап сатуга куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Ярминкә әле дәвам итә, рәхим итегез!