28 сентябрьдә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында “Таң” һәм “Наратлы” хуҗалыкларында семинар-киңәшмә узды. Ул киләсе ел уңышы өчен көздән башкарыласы кичектергесез эшләргә багышланды. Басуларда уҗымнар тишелеше начар түгел, мул уңыш алу өчен ышаныч бар. Алдан ук бар технологик таләпләр дөрес үтәлгәнлеген районга килгән мәртәбәле галим, фән эшлеклесе, “НПС-Агро” җәмгыяте коммерция директоры Ришат Хәсәнов та ассызыклап әйтте. Һәр басудагы уҗымнарны аерым карап, мул уңыш алу өчен һәр басуда көз һәм яз эшлисе эшләрне, дөрес технологик таләпләрне аңлатып, киңәшләрен бирде ул.