Кадерле өлкәннәребез!
Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкәннәребез, сез зирәк тә, кирәк тә, гомер юлында туплаган белем һәм тормыш тәҗрибәсен безнең белән уртаклашып, ярдәмләшеп яшисез. Сезнең киңәшләр - яшь буын өчен кыйммәтле байлык. Сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык, уңышларыбыз турында уртаклашыбыз. Районыбызның бай тарихында сезнең якты эзләр. Сез илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген дә уңай тормыш тәҗрибәсен оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз. Сез һәрвакыт якты киләчәккә өметләндегез һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Бу ышанычны сез әле дә югалтмыйсыз, ә ул сезгә яшьләр белән бер сафта барырга ярдәм итә. Сезнең күбегез иҗтимагый оешма әгъзасы булып тора, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә, иҗат, спорт белән шөгыльләнә.
Районда өлкән буын кешеләрен социаль яклау буенча мөмкин булганның барысы да эшләнә. Елдан-ел социаль ярдәм күрсәтү ныгый, ветераннар оешмалары актив эшли, заманча җиһазландырылган медицина учреждениеләре, сәламәтлек үзәкләре сафка баса. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартлары яхшыртыла.
Безнең төп бурыч - бердәм көч белән өлкән буын кешеләренең тормышын тагын да сыйфатлы, күпкырлы, тулы итү, гомер озынлыгын озайту, яхшы шартларда яшәтү.
Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтү. Район үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сезгә хөрмәт һәм чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.