Татарча көрәш буенча Пучы авылында 3 октябрьдә район Балалар иҗат үзәге призына ярыш үткәрелде. Бәйгедә Кәзкәй, Пучы, Киров, Мөшеге, Калтак мәктәпләреннән 40 укучы катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр:Сәлимов Кирилл (Калтак), Нургалиев Айзат (Пучы), Марданов Ришат (Пучы), Хаҗиев Денис (Кәзкәй), Дорофев Вадим (Кәзкәй), Шәмсиев Илназ (Пучы), Хафизов Ильяс (Пучы).
Әгъбәс балалар бакчасында өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кунак итеп, балалар бакчасына йөргән балаларның дәү әниләре-дәү әтиләре чакырылды. Балалар аларга матур җыр-биюләр бүләк итте. Очрашуга бакчада эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне дә кунакка чакырдылар.
Бүгенге көндә хайванарның бик күп төрләре кеше яклавына мохтаҗ. Безнең кече туганнарыбызны саклау һәм яклау максатыннан бөтендөнья хайваннарны яклау көне булдырылды. Бу көн 4 октябрьдә билгеләп үтелә. 3 октябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә безнең кече туганнарыбыз – хайваннарга багышлап экологик сәгать уздырылды.
Бүген - 3 октябрь көнне район шахмат мәктәбендә Өлкәннәр декадасы кысаларында районыбыз ветераннары арасында шахмат буенча турнир узды. Турнирда авыл җирлекләреннән килгән шахматчы 14 хатын-кыз һәм 26 ир-ат үзара көч сынашты. Алдынгы урыннар өчен көрәш өч сәгатькә сузылды, турнирда алган очколар Актанышта узачак Спартакиада нәтиҗәләренә дә йогынты ясаячак.
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республикакүләм бәйгесенең башланып китүен игълан итә.
Бәйгедә катнашырга предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм журналистлар чакырыла.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республика бюджетыннан субсидия алу өчен экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бәйге игълан итте. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 24 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Актанышта өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча бәйге җиңүчеләре.
Бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге конкурсантлар катнаша, алар ун төрле номинациядә көч сынашачак.
Конкурсның төбәк этабының оештыручысы - ТР Икътисад министрлыгы. Бәйгенең максаты – яшьләр арасында социаль-икътисади үсешнең мөһим факторы буларак эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәләтле, актив яшьләрне барлау һәм бәяләү.
Бүген - 2 октябрь көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районыбыз өлкәннәре арасында компьютер белеме буенча бәйге узды. Бәйге Өлкәннәр декадасы кысаларында узды.
Бүген – 2 октябрьдә районыбыз хөрмәтле кунаклар - Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Михайлович Владимировны һәм Татарстан Республикасында әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Михаил Викторович Хачатурянны кабул итте. Мөхтәрәм кунаклар белән аралашу Актаныш районында даими һәм вакытлыча яшәүче әрмәннәр һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында түгәрәк өстәл артында барды.