Актаныш районы ветераннары арасында шахмат турниры узды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бүген - 3 октябрь көнне район шахмат мәктәбендә Өлкәннәр декадасы кысаларында районыбыз ветераннары арасында шахмат буенча турнир узды. Турнирда  авыл җирлекләреннән килгән шахматчы  14  хатын-кыз һәм 26 ир-ат үзара көч сынашты. Алдынгы урыннар өчен көрәш өч сәгатькә сузылды, турнирда алган очколар Актанышта узачак Спартакиада нәтиҗәләренә дә йогынты ясаячак.

Турнир  җиңүчеләре.

Ир-атлар:

1 урын – Илдар Имамов, (Актаныш);

2 урын – Сәгыйть Мансуров, (Актаныш);

 

3 урын – Мөдәрис Ханов, (Актанышбаш).

Хатын-кызлар:

1 урын – Фәйрүзә Солтанова, (Актаныш);

 

2 урын – Наилә Авзалова, (Чалманарат);

 

3 урын – Сәрия Ганиуллина, (Такталачык).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International