Бүген - 2 октябрь көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районыбыз өлкәннәре арасында компьютер белеме буенча бәйге узды. Бәйге Өлкәннәр декадасы кысаларында узды.
Бәйге программасы нигезендә катнашучыларга төрле катлаулылыктагы биремнәр бирелде.
10 конкурсант та биремнәрне бик теләп үтәделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.