Бүген – 2 октябрьдә районыбыз хөрмәтле кунаклар - Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Михайлович Владимировны һәм Татарстан Республикасында әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Михаил Викторович Хачатурянны кабул итте. Мөхтәрәм кунаклар белән аралашу Актаныш районында даими һәм вакытлыча яшәүче әрмәннәр һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында түгәрәк өстәл артында барды.
Николай Михайлович эшлекле сәфәрләренең максаты белән таныштырды. Татарстан Республикасы Рәсәйдә Һәм дөнья күләмендә күпмилләтле халкының дус, тату һәм бердәм яшәве белән үрнәк. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган ягы буларак, Актанышта төрле милләт халкының дус-тату, аралашып яшәве үзләре өчен игътибар үзәгендә икәнен дә искәртте ул. Һәр районда эш сәфәре белән булып, төрле милләт халыкларының яшәү һәм эшләү шартлары, кызыксынулары һәм борчыган мәсьәләләре белән танышканлыктан, Николай Владимиров Актаныш тәҗрибәсенә дә тукталды. 2013 елда Актанышта узган “Семык” республикакүләм бәйрәме тел һәм гореф-гадәт алмашып яшәүнең матур үрнәге, диде. Һәр милләтнең үз туган телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүдә милли-мәдәни оешмалар булдырырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасында әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Михаил Хачатурян да әлеге тәкъдимне хуплады.
Район үсеше һәм тотрыклы икътисады өчен хезмәт куеп эшләүче әрмәннәр исеменнән җирлегебездә яшәүче Владимир Вардчесович Микаелян район башлыгы Энгель Нәвап улына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Һәрвакыт аңлашып, киңәшләшеп эшлибез, Сезнең ярдәмне тоеп яшибез, диде ул.
Район башлыгы Энгель Фәттахов түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә үзенең фикер-тәкъдимнәрен әйтеп, республика район-шәһәрләрендә яшәүче тугандаш халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, аралашып яшәүдә нигезле, системалы эшчәнлек кирәк, Актанышта төрле милләт халкының аңлашып, дус-тату яшәве безнең горурлыгыбыз ул, диде. Владимир Микаелянны районда әрмәннәрнең милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе итеп сайларга тәкъдим итте. Энгель Нәвап улының тәкъдиме хупланып, Владимир Вардчесович бертавыштан җитәкче итеп сайлап куелды.