Актаныш үзәк балалар китапханәсендә экологик сәгать уздырылды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә хайванарның бик күп төрләре кеше яклавына мохтаҗ. Безнең кече туганнарыбызны саклау һәм яклау максатыннан бөтендөнья хайваннарны яклау көне булдырылды. Бу көн 4 октябрьдә билгеләп үтелә. 3 октябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә безнең кече туганнарыбыз – хайваннарга багышлап экологик сәгать  уздырылды. Бу бәйрәмнең тарихы һәм хайваннар белән танышырга, алар турында күбрәк белергә “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килде. Балалар бик теләп “Тавышыннан таны”, “Баласын ата”, “ Нинди хайван бу?”, “Кемдә нәрсә?” дигән электрон уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Соңыннан А. Алишның әкияте буенча төшерелгән “Чукмар һәм Тукмар” мультфильмын карадылар. Нәниләргә төп геройлары хайваннар булган китаплардан төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Очрашу балаларга бик ошады, кабат килергә дип саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International