“ЭКОлидер” бәйгесе старт алды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республикакүләм бәйгесенең башланып китүен игълан итә.

Бәйгедә катнашырга предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

– нефть һәм газ сәнәгате;

– төзелеш сәнәгате;

– торак-коммуналь комплекс;

–  агро һәм урман сәнәгате;

– мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

– гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

– югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Җирле үзидарә органнары:

– муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;

– шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казанышлар өчен;

– авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

– иҗтимагый берләшмәләр;

– гражданнар;

– халык контроле.

Массакүләм мәгълүмат чаралары:

– иң яхшы телесюжет;

– иң яхшы радиосюжет;

– массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы электрон материалы.

Материаллар 2018 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен: 8(843)2676822.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International