Актаныш үзәк балалар китапханәсе яңа уку елы башлану уңаеннан “Тылсым” мәктәп – бакчада кабат үзенең күчмә китапханә эшен башлап җибәрде. 28 сентябрь көнне китапханәчеләр, балалар өчен матур әдәбият туплап, кабат балалар янына килделәр. Бу көнне дүртенче сыйныфка хезмәт күрсәтелде. Беренче тапкыр мәктәпкә аяк баскан беренче сыйныф укучыларына китап тәкъдим итүдән тыш, “Көзге сукмаклар аша экологиягә” дигән экологик сәгать уздырылды. Балалар яфраклардан эшләнгән гербарийны зур кызыксыну белән карадылар. Аеруча “сюрприз тартма” дан капшап яшелчәләрне, җиләк – җимешләрне тану күңелләренә хуш килде. Шулай ук “Сүзне җый, “Агачларны яфрактан таны”, “Кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар”, “Сүзнең русчасын әйт” дигән уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Экологик сәгать балаларда табигатькә карата уңай караш тәрбияләүдә һәм китап укуга тартуда файдалы чара булды. Бу чарадан балалар китап уку файдалы гына түгел, ә кызыклы да икәнлеген аңладылар.