Татарстан Республикасында хезмәт шартларын яхшырту һәм җитештерү травматизмын профилактикалау эшләрен активлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан республика оешмасы (Рәсәй төзүчеләр Профсоюзы) һәм Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге белән берлектә, «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы оешма» республика бәйгесе ел саен үткәрелә.
Җиңүчеләр 3 группа һәм 8 номинация буенча билгеләнә:
I төркем: төзелеш оешмалары:
1) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн. сумга кадәр;
2) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн-500 млн сумга кадәр;
3) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 500 млн. сумга кадәр.
II төркем: махсус монтаж эшләре оештыру:
4) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн. сумга кадәр;
5) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн-500 млн сумга кадәр;
6) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 500 млн. сумга кадәр.
III төркем: төзелеш индустриясе предприятиеләре:
7) хезмәткәрләр санын 100 кешегә кадәр;
8) хезмәткәрләр санын 100-дән артык кеше.
Элемтә өчен җаваплы зат – Зиннуров Рафаэл Акрамттинович, 8(843) 231-14-73, Rafael.Zinnurov@tatar.ru
Кибеттән теге яки бу әйберне сатып алганда, аны кире кайтару ихтималы турында уйламыйбыз шул. Ә инде өйгә кайткач, сатып алынган товарның үзебезгә яки гаиләбез әгъзалары күңеленә хуш килмәвен аңлап-күреп, хафага калабыз. Товар игълан ителгән таләпләргә туры килмәсә, тагын да начаррак. Ә чегы, гадәттәгечә, кибеттә ташлап калдырылган. Нишләргә, чексыз гына товарны ничек кире кайтарырга? “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 нче маддәсе нигезендә, сатып алынган товарны ике атна эчендә башкасына алыштыру, шулай ук түләнгән акчаны товар сатып алганнан соң өч көн вакыт эчендә кире кайтару рөхсәт ителә. Әмма биредә товар рәвешенең сакланылышы, этикеткаларының, квитанциясенең яки касса чегының булуы төп һәм аерылгысыз шарт булып тора.
Товарны сатып алынганлыкны раслаган документ булмаганда да килеп туган хәлдән чыгу юлы бар-барын. Бу очракта сатучы исеменә ике нөсхәдә претензия язарга кирәк.
18 нче декабрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә район Әтиләр советының еллык утырышы булып узды. “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дип исемләнгән бу чарага мәктәп директорлары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде. Киров җирлегенең алтын куллы, үз эшләренең остасы булган әтиләрнең мастер-класслары укучыларда гына түгел, ә килгән кунакларда да зур кызыксыну уятты. Аеруча, агачтан бизәк ясау буенча И.М. Гиздуллинның; машина тәгәрмәчләре ямау остасы А.Ш.Сабитовның; тимердән соскы ясау буенча калайчы Р.Р.Шакировның; электр көчәнеше, чыбыкларны дөрес итеп ялгау буенча үз эшенең остасы Р.А.Ганиевнең, сөт майлылыгын тикшерү лабораториясе эшчәнлеге белән таныштыручы “Әнәк” агрофирмасы зоотехнигы А.А.Мирхайдаровның дәресләре бик тә актуаль һәм беренче мизгелләрдән үк үзенә җәлеп итәрлек иде. Әтиләрдән хатын-кызларыбыз да калышмады: үсмер кызларга аш өстәле әзерләү буенча беренче дәресләр биргән А.Ф.Гиздуллина, ачы камырдан бизәкләп пирог ясау серләренә өйрәткән А.Ф.Хуҗина, кече яшьтәге балаларга Яңа ел уенчыгы ясарга өйрәткән Э.Д.Шакирова отышлы һәм гади генә алымнар, үз эшләрен яратып башкарулары белән укучылар күңеленә үтеп керделәр.
“Йолдызлар һәм йолдызчыклар” дип исемләнгән ата-аналар һәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт та семинар кунаклары күңеленә хуш килде: һәр номердан соң озын-озак алкышлар моның дәлиле булды.
Шулай ук һәр җирлек буенча Әтиләр советыың еллык эшчәнлеге отчеты әзерләнгән иде. Арадан “Безнең дус сыйныф серләре” дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган Актаныш муниципаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты һәм Байсар төп гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгышлары тыңланды, башка җирлекләргә дә эшчәнлекләре үрнәк итеп куелды. Алга таба да шул рухта эшне дөрес итеп оештырырга, совет эшчәнлеген тагын да җанландырырга, Яңа ел каникуллары чорында “Әтиләр патруле” акциясенә кушылырга дигән тәкъдим-теләкләр белән чара чәй өстәле артында тәмамланды. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләгән Киров мәктәбе коллективына, җитәкчесе Даниал Дәнифовичка киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Ресурс үзәге – Актаныш технология техникумында тормыш кайный. Техникумда уздырылган “Һөнәрем – минем язмышым” дигән республикакүләм конкурс та техникум студентларын һәм укытучыларны һөнәри осталыкка баетты.
Конкурс берничә этапта барды. Иң беренче, конкурс тәртибе буенча, башка уку йортларыннан, үзләрендә укытыла торган нинди дә булса бер һөнәргә багышлап, презентация эшләп җибәрделәр. Шулар арасыннан таләпләргә туры китереп, зәвыклы, эчтәлекле итеп эшләнгәннәре сайлап алынды һәм алар 14 декабрь көнне, калган турларда катнашыр өчен, техникумга килделәр. Барысы 12 уку йорты катнашты үзара көч сынашты.
Конкурс өч юнәлештә: электрлаштыру, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм пешекче, кондитер белгечлекләре буенча барды, дүрт этапта үтте: тест биремнәре эшләү, һөнәргә кагылышлы сорауларга җавап бирү, практик өлеш һәм презентация яклау. Үзебезнекеләр дә сынатмады: механиклар мактаулы 2 урынны, пешекче, кондитерлар 1 урынны яуладылар.
Җиңүчеләр.
Электрика юнәлеше.
Бөгелмә машина төзелеше техникум - 1 урын,
Лениногорск нефть техникумы – 2 урын,
Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте - 3 урын,
Актаныш технология техникумы - 4 урын.
Повар, кондитер белгечлеге юнәлеше.
Актаныш технология техникумы - 1 урын,
Нурлат аграр техникумы - 2 урын,
Чистай күппрофильле көллияте - 3 урын,
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы - 4 урын.
Авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге юнәлеше.
Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы - 1 урын,
Актаныш технология техникумы – 2 урын,
Сарман аграр көллияте - 3 урын,
Түбән Кама агросәнәгать көллияте - 4 урын.
Актаныш сәләтле балалар гимназиясендә Казан лицее укытучылары да белем бирәчәк
Бүген Казан инженер лицее белән Актаныш сәләтле балалар гимназиясе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның инженер лицей-интернат һәм Актаныш районының “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы арасында үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу буенча килешү төзелде. Килешү нигезендә уку йортлары укучылары бер-берсендә белем алачак.
Килешүне лицей директоры Динар Габидуллин һәм Актаныш сәләтле балалар гимназиясе директоры Рузилә Гарипова имзаладылар.
Гимназия директоры әйтүенчә, килешү буенча укучыларның бер-берсенең уку йортларына килеп йөреп укулары күздә тотыла. “Укулар 7, 8 сыйныфларда оештырылачак. Безнең гимназиядә уку процессы гуманитар юнәлештә бара. Гимназиябезнең гуманитар фән укытучылары, Казанга килеп, берәр атна укытып китәчәк. Ә лицей укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Бу укулар кышкы, язгы, җәйге каникулларда планлаштырыла”, - диде Рузилә Гарипова.
Рузилә Гарипова сүзләренчә, алар җәйге каникул вакытында лицей балаларын лагерьга чакырып, аларга инглиз, татар телләре буенча белем бирә.
Килешү төзегәндә, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. “Инженерлар телләрне – инглиз, татар, рус телләрен белмәсәләр, көчле белгечләр була алмый. Ә гуманитарийларга төгәл фәннәрне белү кирәк. Шунсыз белемнәре тулы булмый”, - дип аңлатты ул килешүнең асылын.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-17º, урыны белән -22 º; көндез -12..-14º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -16..-19º, урыны белән -24 º; көндез -11..-16º.
Юлларда бозлавык.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делигация бүген Казан шәһәрендә ТР Президенты катнашында үткәрелгән чараларда катнашты. ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Быелдан тагын 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) муниципалитетларга хезмәт итә башлаячак.
Актаныш районының Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Мөхәммәтулла улы Хөрмәев, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Зиннур улы Әхмәев, Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Гомәр кызы Зиннәтуллина бүген ТР президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан автомобиль ачкычлары алдылар.
Районыбызда 18 декабрь көнне якташыбыз, халык шагыйре Гамил Афзалның истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды быел да. Актаныш район хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге оештырган әлеге чарада юмор – сатира өлкәсендә иң үткен, яхшы дип табылган матур әдәбият әсәрен иҗат иткән язучыга премия тапшыра. Быел аңа сатирик язучы Дамир Гыйсметдин лаек булды. Язучыга мәртәбәле премияне ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тапшырды.
Гамил Афзал премиясе ияләре:
2011 ел - "Минһаж маҗаралары" китабы өчен Туфан Миңнуллин;
2012 ел - "Көлмә кешедән" китабы өчен Фәнзаман Баттал;
2013 ел - "Дөя муены" китабы өчен Марат Әмирханов;
2014 ел - "Шобага: сатира һәм юмор" китабы өчен Әмиржан Моталлапов;
2015 ел - "Ком сәгате" китабы өчен Камил Кәримов;
2016 ел – “Юморкалар” китабы өчен Ләбиб Лерон;
2017 ел – “Комедияләр” китабы өчен Данил Салихов.
2018 елда премия юмор-сатира жанрын үстерүдәге казанышлары өчен язучы-журналист Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдиновка бирелде.
Бүген – 17 декабрьдә данлыклы, бай тарихлы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш сәхнәсендә – район мәдәният йортында имтихан тотты. Райондашларыбыз мөхтәрәм кунакларыбыз – Актанышны сагынып, җирсеп кайткан Магнитогорскта яшәүче милләттәшләребез, якташыбыз – ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән бергәләп карады “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 6 сезон концертын. “Туган авылым кайтавазы” һәм “Халыклар дуслыгы йорты” бүлекләреннән торган концерт программасы иң таләпчән, купшы һәм зәвыклы Актаныш тамашачысының бар таләпләренә дә җавап бирерлек иде. Шуңа да һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул итте һәм озатып калды залдагылар.
Концертны карап, үзенең фикерләре белән уртаклашучы район башлыгы Энгель Фәттахов, иң элек, рәхмәт сүзләрен актанышлыларга, мөхтәрәм кунакларга юллады. Нәкъ менә тамашачы яшәтә, иҗатка илһамландыра, ансамбльне бөрбөтен итеп формалаштыра, тарихын яза.
-“Агыйдел” ансамбле – Актанышның милли хәзинәсе, зур байлыгы, - диде Энгель Нәвап улы. – 21 декабрьдә Актаныш “Агыйдел” ансамбле белән республикада – Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар филармониясендә чыгыш ясый, уңышлар сезгә җырчыларыбыз, биючеләребез! Иҗатыгыз өчен рәхмәт! Актаныш тарихын саклап, Актаныш данын бар дөньяга танытуыгыз өчен рәхмәт!
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6 декабреннән 27 декабренә кадәр Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 30 һәм Чаллы территориаль бүлеге адресы: Чаллы шәһәре., Низаметдинов ур., 14, 3 кат, кабул итү бүлмәсе Кыш бабайга дип почтага салынган балалар хатлары буенча гражданнарны кабул итә. Барлык хатлар илебезнең баш Кыш бабае Бөек Устюгка (Вологда өлкәсе) җибәреләчәк.