Ресурс үзәге – Актаныш технология техникумында тормыш кайный. Техникумда уздырылган “Һөнәрем – минем язмышым” дигән республикакүләм конкурс та техникум студентларын һәм укытучыларны һөнәри осталыкка баетты.
Конкурс берничә этапта барды. Иң беренче, конкурс тәртибе буенча, башка уку йортларыннан, үзләрендә укытыла торган нинди дә булса бер һөнәргә багышлап, презентация эшләп җибәрделәр. Шулар арасыннан таләпләргә туры китереп, зәвыклы, эчтәлекле итеп эшләнгәннәре сайлап алынды һәм алар 14 декабрь көнне, калган турларда катнашыр өчен, техникумга килделәр. Барысы 12 уку йорты катнашты үзара көч сынашты.
Конкурс өч юнәлештә: электрлаштыру, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм пешекче, кондитер белгечлекләре буенча барды, дүрт этапта үтте: тест биремнәре эшләү, һөнәргә кагылышлы сорауларга җавап бирү, практик өлеш һәм презентация яклау. Үзебезнекеләр дә сынатмады: механиклар мактаулы 2 урынны, пешекче, кондитерлар 1 урынны яуладылар.
Җиңүчеләр.
Электрика юнәлеше.
Бөгелмә машина төзелеше техникум - 1 урын,
Лениногорск нефть техникумы – 2 урын,
Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте - 3 урын,
Актаныш технология техникумы - 4 урын.
Повар, кондитер белгечлеге юнәлеше.
Актаныш технология техникумы - 1 урын,
Нурлат аграр техникумы - 2 урын,
Чистай күппрофильле көллияте - 3 урын,
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы - 4 урын.
Авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге юнәлеше.
Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы - 1 урын,
Актаныш технология техникумы – 2 урын,
Сарман аграр көллияте - 3 урын,
Түбән Кама агросәнәгать көллияте - 4 урын.