Чексыз гына товарны кире кайтарып буламы?

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре, гомуми күтәренкелек һәм, әлбәттә инде, бәйрәмгә яңа кием сатып алу чорына якынлашабыз, җәмәгать!

Кибеттә кайвакыт блузка-күлмәкләрне болай гына киеп карыйсы килә. Кайвакыт, киресенчә: манекен күлмәгенә ушыбыз китеп, киеп карамыйча гына, ул гына да түгел, хәтта ки күлмәкне сатып алганлыкны раслаган чекка да орынмыйча гына, өйгә “очабыз”. Манекенда күлмәк коеп куйган кебек “утыра” икән, нигә әле киеп карап мәшәкатьләнергә, янәсе... Әмма өйгә кайткач, киемнең үлчәме яраксыз яки фасоны килешсез булып чыгуын күреп, ни эшләргә белмичә, аптырап калабыз...

Чегыннан башка гына товарны башкасына алыштырып яки кире кайтарып буламы? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бу җәһәттән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны болайрак аңлатмакчы.

Кибеттән теге яки бу әйберне сатып алганда, аны кире кайтару ихтималы турында уйламыйбыз шул. Ә инде өйгә кайткач, сатып алынган товарның үзебезгә яки гаиләбез әгъзалары күңеленә хуш килмәвен аңлап-күреп, хафага калабыз. Товар игълан ителгән таләпләргә туры килмәсә, тагын да начаррак. Ә чегы, гадәттәгечә, кибеттә ташлап калдырылган. Нишләргә, чексыз гына товарны ничек кире кайтарырга? “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 нче маддәсе нигезендә, сатып алынган товарны ике атна эчендә башкасына алыштыру, шулай ук түләнгән акчаны товар сатып алганнан соң өч көн вакыт эчендә кире кайтару рөхсәт ителә. Әмма биредә товар рәвешенең сакланылышы, этикеткаларының, квитанциясенең яки касса чегының булуы төп һәм аерылгысыз шарт булып тора.

Товарны сатып алынганлыкны раслаган документ булмаганда да килеп туган хәлдән чыгу юлы бар-барын. Бу очракта сатучы исеменә ике нөсхәдә претензия язарга кирәк. Анда:

- Сатып алынган әйберне кире кайтаруның сәбәбен күрсәтеп, килеп туган хәлне бәян итәргә. Шуны истә тотыгыз: үлчәменең, фасоны, габаритлары, төсе һәм фактурасының яраксыз булып чыгуы товардан баш тартуга нигез булып торырга мөмкин. Сатып алучы сәбәп сыйфатында әйберне уйламыйчарак сатып алуын күрсәтсә, бу нигезле сәбәп булып тора алмый;

- Товарны ниндиенә алыштыруны тәгаен генә хәл итәргә. Бу очракта гаризада товарның үзегез өчен кирәкле төсен, фасоны, үлчәмен күрсәтү шарт;

-Ике нөсхәсенә дә имза салып, аларны товарны сатып җибәргән оешма администрациясендә теркәргә. Товарны сатып алу фактын раслаган документ югалтылган очракта инструкциясеннән, гарантия талоны, техник паспортыннан файдаланырга мөмкин – аларда сәүдә ноктасы реквизитлары күрсәтелгән була.

Ә инде кулыгызда сатып алынган товардан гайре башкасы булмаса, нишләргә? Димәк, үзегезнең билгеле бер көндә билгеле бер товар сатып алуыгызны дәлилләүче шаһитлар җәлеп итәргә! Шул көнне сезнең яныгызда булган теләсә кем шаһит булырга мөмкин.

Кибет администрациясе мөрәҗәгатегезне кабул итүдән баш тартса, аны почта аша җибәрергә (тапшыру турында уведомление белән) киңәш итәбез.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләребез сатып алынган товарларыгызның үзегезгә яраклы булып чыгуын һәм дә Яңа ел алдыннан күтәренке кәеф тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International