“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Киров мәктәбендә Әтиләр советы утырышы узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

18 нче декабрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә район Әтиләр советының еллык утырышы булып узды. “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дип исемләнгән бу чарага мәктәп директорлары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде. Киров җирлегенең алтын куллы, үз эшләренең остасы булган әтиләрнең мастер-класслары укучыларда гына түгел, ә килгән кунакларда да зур кызыксыну уятты. Аеруча, агачтан бизәк ясау буенча И.М. Гиздуллинның; машина тәгәрмәчләре ямау остасы А.Ш.Сабитовның; тимердән соскы ясау буенча калайчы Р.Р.Шакировның; электр көчәнеше, чыбыкларны дөрес итеп ялгау буенча үз эшенең остасы Р.А.Ганиевнең, сөт майлылыгын тикшерү лабораториясе эшчәнлеге белән таныштыручы “Әнәк” агрофирмасы зоотехнигы А.А.Мирхайдаровның дәресләре бик тә актуаль һәм беренче мизгелләрдән үк үзенә җәлеп итәрлек иде. Әтиләрдән хатын-кызларыбыз да калышмады: үсмер кызларга аш өстәле әзерләү буенча беренче дәресләр биргән А.Ф.Гиздуллина, ачы камырдан бизәкләп пирог ясау серләренә өйрәткән А.Ф.Хуҗина, кече яшьтәге балаларга Яңа ел уенчыгы ясарга өйрәткән Э.Д.Шакирова отышлы һәм гади генә алымнар, үз эшләрен яратып башкарулары белән укучылар күңеленә үтеп керделәр.

 

“Йолдызлар һәм йолдызчыклар” дип исемләнгән ата-аналар һәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт та семинар кунаклары күңеленә хуш килде: һәр номердан соң озын-озак алкышлар моның дәлиле булды.

 

Шулай ук һәр җирлек буенча Әтиләр советыың еллык  эшчәнлеге отчеты әзерләнгән иде. Арадан “Безнең дус сыйныф серләре” дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган Актаныш муниципаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты һәм Байсар төп гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгышлары тыңланды, башка җирлекләргә дә эшчәнлекләре үрнәк итеп куелды. Алга таба да шул рухта эшне дөрес итеп оештырырга, совет эшчәнлеген тагын да җанландырырга, Яңа ел каникуллары чорында “Әтиләр патруле” акциясенә кушылырга дигән тәкъдим-теләкләр белән чара чәй өстәле артында тәмамланды. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләгән Киров мәктәбе коллективына, җитәкчесе Даниал Дәнифовичка киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International