Актаныш сәләтле балалар гимназиясендә Казан лицее укытучылары да белем бирәчәк

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Актаныш сәләтле балалар гимназиясендә Казан лицее укытучылары да белем бирәчәк

Бүген Казан инженер лицее белән Актаныш сәләтле балалар гимназиясе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның инженер лицей-интернат һәм Актаныш районының “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы арасында үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу буенча килешү төзелде. Килешү нигезендә уку йортлары укучылары бер-берсендә белем алачак.

Килешүне лицей директоры Динар Габидуллин һәм Актаныш сәләтле балалар гимназиясе директоры Рузилә Гарипова имзаладылар.

Гимназия директоры әйтүенчә, килешү буенча укучыларның бер-берсенең уку йортларына килеп йөреп укулары күздә тотыла. “Укулар 7, 8 сыйныфларда оештырылачак. Безнең гимназиядә уку процессы гуманитар юнәлештә бара. Гимназиябезнең гуманитар фән укытучылары, Казанга килеп, берәр атна укытып китәчәк. Ә лицей укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Бу укулар кышкы, язгы, җәйге каникулларда планлаштырыла”, - диде Рузилә Гарипова.

Рузилә Гарипова сүзләренчә, алар җәйге каникул вакытында лицей балаларын лагерьга чакырып, аларга инглиз, татар телләре буенча белем бирә.

Килешү төзегәндә, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. “Инженерлар телләрне – инглиз, татар, рус телләрен белмәсәләр, көчле белгечләр була алмый. Ә гуманитарийларга төгәл фәннәрне белү кирәк. Шунсыз белемнәре тулы булмый”, - дип аңлатты ул килешүнең асылын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International