ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – 20 декабрь көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик  Альберт Борханов  белән очрашып, Ык буе сабантуеның Актаныш халкы өчен әһәмияте, тарихи кыйммәте һәм сабантуйга әзерлек буенча фикер алыштылар.

Актанышта  Ык буе төбәкара сабантуе 16 июньдә узачак. 14-15 июньдә  Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли конференциясе уздыру, төбәк тарихын өйрәнү күздә тотыла.

Альберт Борһанов, Татарстан Республикасының атказанган фән хезмәткәре, академик, тарихчы:

– Ык буе сабантуе -  зур алгарыш. Ык – төрле өлкәләрне һәм аның янәшәсендә яшәүче милләтләрне берләштерү елга. Ул татар, башкорт, казах халкының тарихында зур роль уйнаган. Ык буе сабантуе – зур тырышлык, көч таләп итә торган чара. Әлеге бәйрәм Актанышта югары оешканлык белән үтәчәгенә ышанам, - диде.

15 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә кече яшьтәге үсмерләр арасында Татарстан Республикасының спорт  ветераннары Закиров И.Ш., Хаматдинов Ф.З. призларына татарча көрәш буенча районара турнир узды. Ярышта Минзәлә, Тукай районнары, Актаныш районы Пучы авылыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән укучылар көч сынашты. Турнирда Пучы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар:

    Хөҗҗәтов Эмиль    - 1 урын;

    Нургалиев Айзат     - 2 урын;

    Газизов Инсаф        - 3 урын;

    Секунов Эмиль       - 3 урын;

    Гильмуллин Ислам - 3 урын.

Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.

Яңалык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгының үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга кагыла. Кешенең кимендә 30 ел эш стажы булырга тиеш. Шулай ук аның хәзер дә авылда яшәве һәм беркайда эшләмәве кирәк. Әлеге шартларга туры килүчеләрнең картлык буенча иминият һәм беренче, икенче төркем инвалидлык төркемендә булучыларның пенсияләренә 1 мең 300 сум акча өстәләчәк. Ә өченче төркем инвалидларныкы бераз үзгәрәк: аларга, пенсия яшенә җиткәнче, ай саен 669 сум гына акча түләнә.

2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.

Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елда гражданин 15000 сум күләмендә пенсия алган булса, аны индексацияләү суммасы якынча 1000 сум тәшкил итәчәк, әгәр гражданин 10000 сум алган булса, аны якынча 700 сум күләмендә арттыру көтә.

Шуны да искәртик: эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулысынча эштән азат ителгәннән соң, тулы күләмдә түләү, «югалган» индексацияләрне исәпкә алып, киләсе айдан, эш яки башка эшчәнлек туктатылганнан соң, бер айдан соң килеп җитә.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Элвин Грей - татар эстрадасын яңа биеклеккә күтәрүче. Актаныш тамашачысы да бүген район мәдәният йортындагы концертында Элвин Грей белән бергә җырлады, бергә биеде. Шул рәвешле, җырчы татар эстрадасын гына түгел, Актаныш тамашачысын да моңарчы күрелмәгән яктан ачты. 2-3 яшьлек балалар сәхнәгә күтәрелеп, Элвин абыйларын кочаклап яраттылар, бергәләп аның җырларын башкардылар. Актаныш тамашачысын – баласын, яшен, өлкәнен – бөтенесен дә бергә җырлатты Элвин.

Элвин Грей - татар эстрада сәхнәсендә бүгенге көндә тиңдәшсез һәм көндәше булмаган артист. Бүген – 19 декабрьдә Актанышта да сәхнә йолдызы булып балкыды ул. Элвин безгә сәхнәдә җырчының түгел, ә нәкъ менә бердәм, көчле команданың уңышын күрсәтте. Элвинның концерты замана яңарышы да, техник мөмкинлекләр дә, маркетинг та, бизнес та, яшьләр шаукымы да, күңел түрендә чыгар урын тапмый тын гына яткан хисләр өермәсе дә. Элвинның үзенчәлеге - шуларның һәммәсен бергә җыеп  идарә итә белүче шәхес, җырчы булуында. Тамашачы белән турыдан-туры аралашып, ул аның күңел кылларын чиртә, якын сердәшенә әйләнә һәм сәхнәдә яшәп килгән барлык кагыйдәләрне инкарь итә, кире кага. Концертта Җырчы һәм Тамашачы, алар бербөтен, җыр һәм музыка, хис-тойгылар.

 Элвин үз сүзен әйтеп, яңалыктан да, заманнан да алда бара. Танылган артистлар белән каршылыкка кереп булса да, ул үз сүзен әйтә, иҗатын яклый һәм саклый да белә. Элвин концерты Актаныш сәнгатькәрләренә, режиссерларга гына түгел, тормышта һәм эштә яңалыклар кертү, кабатланмас булу өчен җитәкче-белгечләргә, эшмәкәрләргә дә бербөтен команда булып уңышка ирешүдә, аудитория белән идарә итүдә мастер-класс булгандыр, мөгаен.

19 декабрь кич, төнлә һәм 20 декабрьдә көндез Татарстанның кайбер районнарында көчле бәс төшә, аныд диаметры 50 мм һәм аннан да зуррак, ә катламлсыныкы 35 мм һәм аннан да артырга мөмкин.

Татарстан гражданнары пенсиягә чыгар алдыннан биш ел дәвамында пенсия алды яшендә булып саналачак. Бу хакта ТР парламентының 44нче утырышында «Инвалидлар һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы законының 2 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» ТР закон проекты кабул ителде.

Документ республика законын федераль законга тәңгәлләштерү өчен эшләнгән. Үзгәрешләрне исәпкә алып, пенсия алды яше картлык буенча иминият пенсиясе, шулай ук вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясенә хокук бирә торган яшькә җиткәнче биш ел вакытны тәшкил итәчәк. Республика законының элекке редакциясендә пенсия алды яше пенсиягә чыгар алдыннан булган ике ел саналган.

«Закон редакциясе нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр хезмәт базарында көндәшлеккә сәләте булмаган һәм эшкә урнашу кыенлыклары булган гражданнарны эшкә урнаштыру өчен урыннар резервы булдыра. Пенсия алды яшендәгеләр дә шушы категориягә керә», - диде Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, депутат Рифат Ганибаев.

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган «Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» законда ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше 65, хатын кызлар өчен 60 яшькә кадәр озайтылган.

 

 

Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итүдә дәүләт тарафыннан максатчан ярдәм чаралары каралган. Татарстанда бүгенге көндә фермерларга ярдәм итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан терлек асрау өчен технологик җиһазлар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, фермалар төзүгә, дәүләткә сөт сатуга һәм башка күп төрле очраклар өчен субсидияләр бирелә. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли башлауга 3 ел. Быел гына шундый хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

 “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына     зона  семинар-киңәшмәсе  узды.  Аны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде.

Чарада   Әгерҗе,   Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә,  Алабуга,   Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Ютазы муниципаль  районнары  башлыклары,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары, эре авыл хуҗалыгы оешмаларының, инвестор-компанияләрнең җитәкчеләре  катнашты. 

Әдипнең якты истәлеген мәңгеләштерү, иҗатын тирәнтен өйрәнү, яшь буынны әдәбият-сәнгатькә тарту, иҗади сәләтләрен оештыру максатыннан оештырылып, 2010 елда районда үткәрелә башлаган Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале кулына кыенсынып кына каләм алган балаларга кыюлык өсти. Әдәбият дөньясына шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты булып танылган Ленар Шәех; шагыйрә, Бэлла исемендәге Халыкара премия лауреаты булып үз урынын тапкан Лилия Гыйбадуллиналар - безнең горурлыгыбыз. Әле киләчәктә дә әдәбият мәйданына Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина кебек талантлы шагыйрьләребез килүен дәвам итәр дигән өметтә торабыз.

2011 елда районыбызда Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Гамил Афзал исемендәге әдәби премия булдырылды. Әлеге премия ел саен юмор һәм сатира өлкәсендә иң үткен һәм яхшы дип табылган матур әдәбият әсәре авторына тапшырыла. Аның иң беренче лауреаты, Халык язучысы, драмматург Туфан ага Миңнуллин булды. Ул мәртәбәле бүләккә «Минһаҗ маҗаралы» исемле әсәре өчен лаек булды. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салиховлар ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International