ГАМЬ ГАЛӘМЕН КИЧКӘН ШАГЫЙРЬНЕ АКТАНЫШ ЗУРЛАДЫ

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы Такталачык авылы татар дөньясына бик күп күренекле шәхесләр биргән. Шулар арасында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Халык шагыйре, Почёт билгесе ордены иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Афзал; Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, сәнгать белеме докторы Мөхәммәтгали Арсланов; Татарстанның атказанган артисты, режиссёр, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы Мөхтәр Мутин; КДУның, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире, архиограф, библиограф Альберт Фәтхиев бөтен татар милләтенең горурлыгы.

 

18 декабрь көнне Такталачык авылы мәдәният йортында Гамил Афзал премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов җитәкчелегендә Казаннан һәм Чаллыдан, Актаныштан бер төркем әдипләр: шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илфак Ибраһимов; шагыйрь, М. Җәлил, Һ.Такташ исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт; шагыйрь, фәннәр докторы Рифат Җамал, Г.Исхакый, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Фәйрүзә Мөслимова; танылган балалар шагыйрәсе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Йолдыз Шәрәпова; Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева; Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйкова, шагыйрьләр Гөлнур Корбанова һәм Роберт Сәлахиев катнаштылар. Тамаша залына укучы балалар, Магнитогорск якларыннан, аның эзләре сакланган төбәктән кайткан, Гамил Афзалның дүртенче буын туганнары: Магнитогорский төбәгендәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесенең урынбасары Нурия апа, аның улы Рафаил Наил улы Мөхәммәтшиннар, китапханәче Зөһрә апа Гобәйдуллина да әлеге тантанага кунак итеп чакырылганнар.

 

Әдипнең якты истәлеген мәңгеләштерү, иҗатын тирәнтен өйрәнү, яшь буынны әдәбият-сәнгатькә тарту, иҗади сәләтләрен оештыру максатыннан оештырылып, 2010 елда районда үткәрелә башлаган Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале кулына кыенсынып кына каләм алган балаларга кыюлык өсти. Әдәбият дөньясына шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты булып танылган Ленар Шәех; шагыйрә, Бэлла исемендәге Халыкара премия лауреаты булып үз урынын тапкан Лилия Гыйбадуллиналар - безнең горурлыгыбыз. Әле киләчәктә дә әдәбият мәйданына Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина кебек талантлы шагыйрьләребез килүен дәвам итәр дигән өметтә торабыз.

2011 елда районыбызда Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Гамил Афзал исемендәге әдәби премия булдырылды. Әлеге премия ел саен юмор һәм сатира өлкәсендә иң үткен һәм яхшы дип табылган матур әдәбият әсәре авторына тапшырыла. Аның иң беренче лауреаты, Халык язучысы, драмматург Туфан ага Миңнуллин булды. Ул мәртәбәле бүләккә «Минһаҗ маҗаралы» исемле әсәре өчен лаек булды. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салиховлар ия булды.

Сигезенче мәртәбә тапшырылучы мәртәбәле бүләккә быел язучы, журналист Дамир Гыйсметдин (Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов) лаек булды. Дамир Минсәгыйр улы әлеге премияне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кулыннан кабул итеп алды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең чыгышында:

– Такталачык авыл исеме, шушында яшәгән, иген иккән, авыл хезмәте белән дөнья көткән кешеләре белән данлыклы. Такталачыкта шушындый матур мәдәният йорты төзелү безнең өчен дә куанычлы. Без бирегә килгән, Казанда яшәүче язучыларыбыз исеменнән сезне чын күңелдән котлыйбыз. Чыннан да бу изге йорт булсын. Монда Гамил Афзалның шигырьләре яңгырасын, яңа шагыйрьләр үсеп чыксын, аларның шигъри авазлары монда гына түгел, илебез буенча таралсын. Бу сәхнәдә театр әсәрләре дә куелыр, спектакльләр уйналыр, – дигән ышанычын белдерде һәм үзенең пьессалар һәм «Чукрак» романы китабын китапханәгә бүләк итеп тапшырды, сүзен дәвам итеп, быелгы лауреатны сәхнә түренә чакырды.

– Безнең арабызда Дамир Гыйсметдинов утыра. Хәзер аны сәхнәгә чакырабыз. Ул – безнең быелгы лауреатыбыз. Быел аның иҗаты Гамил Афзал премиясенә лаек дип табылды. Без аны котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева район җитәкчелеге һәм район халкы исеменнән лауреатны бүләкләнүе белән котлады. Аңа сәламәтлек һәм иҗат уңышлары теләде.

Шагыйрьнең туган якка, туган авылына багышланган наз һәм моң тулы шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар безне гүя кабаттан Халык шагыйре Гамил Афзал белән очраштырды. Тантанада катнашучы мәктәп укучылары сәнгатьле итеп якташ шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов башкаруында аның сатирик шигырьләре яңгырады.

Гамил Афзал сүзләренә якташыбыз Рәис Нәгыймов көен иҗат иткән «Авыл җыры»н Актанышның моңлы сандугачы Лилия Хөсәенова башкарган чакта, һәрберебезнең күңеле айкалып-чайпалып алды сыман. Бу әдипләребезнең чыгышларында да сизелде. Сәхнәгә менгән, Гамил Афзалны күреп яисә иҗаты аша гына таныш булган һәр шагыйрьнең чыгышында туган як, туган туфрак, аның шәхесләре белән горурланып яшәү, иҗат итәрлек көч һәм илһам биргәннәре өчен рәхмәтле булулары чагылды.

Җыр-моң белән үрелеп барган шигърият кичәсеннән илһам алып, киләчәккә булган ышанычыбызны ныгытып, туган ягыбызга, иҗатны барлап, зурлап яшәүче район җитәкчелегенә, халкыбызга рәхмәтле булып саубуллаштык. Кабаттан әйләнеп кайтыр өчен юлга кузгалганда, безне аклыкка, сафлыкка төренгән туган як каеннары озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International