Татар эстрадасын яңача үзгәртүче Элвин Грейне Актаныш та үз итте

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Элвин Грей - татар эстрадасын яңа биеклеккә күтәрүче. Актаныш тамашачысы да бүген район мәдәният йортындагы концертында Элвин Грей белән бергә җырлады, бергә биеде. Шул рәвешле, җырчы татар эстрадасын гына түгел, Актаныш тамашачысын да моңарчы күрелмәгән яктан ачты. 2-3 яшьлек балалар сәхнәгә күтәрелеп, Элвин абыйларын кочаклап яраттылар, бергәләп аның җырларын башкардылар. Актаныш тамашачысын – баласын, яшен, өлкәнен – бөтенесен дә бергә җырлатты Элвин.

Элвин Грей - татар эстрада сәхнәсендә бүгенге көндә тиңдәшсез һәм көндәше булмаган артист. Бүген – 19 декабрьдә Актанышта да сәхнә йолдызы булып балкыды ул. Элвин безгә сәхнәдә җырчының түгел, ә нәкъ менә бердәм, көчле команданың уңышын күрсәтте. Элвинның концерты замана яңарышы да, техник мөмкинлекләр дә, маркетинг та, бизнес та, яшьләр шаукымы да, күңел түрендә чыгар урын тапмый тын гына яткан хисләр өермәсе дә. Элвинның үзенчәлеге - шуларның һәммәсен бергә җыеп  идарә итә белүче шәхес, җырчы булуында. Тамашачы белән турыдан-туры аралашып, ул аның күңел кылларын чиртә, якын сердәшенә әйләнә һәм сәхнәдә яшәп килгән барлык кагыйдәләрне инкарь итә, кире кага. Концертта Җырчы һәм Тамашачы, алар бербөтен, җыр һәм музыка, хис-тойгылар.

 Элвин үз сүзен әйтеп, яңалыктан да, заманнан да алда бара. Танылган артистлар белән каршылыкка кереп булса да, ул үз сүзен әйтә, иҗатын яклый һәм саклый да белә. Элвин концерты Актаныш сәнгатькәрләренә, режиссерларга гына түгел, тормышта һәм эштә яңалыклар кертү, кабатланмас булу өчен җитәкче-белгечләргә, эшмәкәрләргә дә бербөтен команда булып уңышка ирешүдә, аудитория белән идарә итүдә мастер-класс булгандыр, мөгаен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International