Татарстан гражданнары пенсиягә чыгар алдыннан биш ел дәвамында пенсия алды яшендә булып саналачак

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Татарстан гражданнары пенсиягә чыгар алдыннан биш ел дәвамында пенсия алды яшендә булып саналачак. Бу хакта ТР парламентының 44нче утырышында «Инвалидлар һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы законының 2 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» ТР закон проекты кабул ителде.

Документ республика законын федераль законга тәңгәлләштерү өчен эшләнгән. Үзгәрешләрне исәпкә алып, пенсия алды яше картлык буенча иминият пенсиясе, шулай ук вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясенә хокук бирә торган яшькә җиткәнче биш ел вакытны тәшкил итәчәк. Республика законының элекке редакциясендә пенсия алды яше пенсиягә чыгар алдыннан булган ике ел саналган.

«Закон редакциясе нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр хезмәт базарында көндәшлеккә сәләте булмаган һәм эшкә урнашу кыенлыклары булган гражданнарны эшкә урнаштыру өчен урыннар резервы булдыра. Пенсия алды яшендәгеләр дә шушы категориягә керә», - диде Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, депутат Рифат Ганибаев.

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган «Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» законда ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше 65, хатын кызлар өчен 60 яшькә кадәр озайтылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International