2018 елның 10 декабреннән 21 декабрьгә кадәр Яңа ел бүләкләре сайлаганда товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы бүлекләре тарафыннан “Кайнар элемтә” эшли. Сорауларыгыз белән (88552) 32-05-39, (885552) 3-09-62, 3-00-26 телефоннарына мөрәҗәгать итә аласыз.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -9..-11º; көндез -9..-11º, урыны белән -16 º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм көндез томан булуы ихтимал. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -9..-13º, урыны белән -18 º; көндез -9..-13º, урыны белән -18 º.
Юлларда бозлавык.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре узган атна җомгасында якташыбыз -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм ТР Журналистлар берлекләре һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сабирҗанова Нәфисә Мөхәмәтгали кызы белән әдәби очрашу үткәрде. Очрашуда шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре яңгырады. Шагыйрә тамашачыларны кызыксындырган күп сорауларга җавап бирде. Очрашу видеоязмалар һәм презентацияләр белән тулыландырылды. Чарада шагыйрәнең дуслары һәм китапханә директоры Ландыш Шәмсунова чыгыш ясап, шагыйрә белән бәйле истәлекләрне тулыландырдылар.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Актанышның 2 нче мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе-Хаҗиева Чулпан Фарси кызы) белән “Кем ул Кыш бабай?” дип аталган кичә үткәрделәр. Балалар Яңа ел бәйрәменең гореф-гадәтләре, Яңа елны төрле илләрдә ничек каршы алу, Кыш бабай костюмы тарихы турында тыңладылар. Балалар аның әкияттәй резиденциясенә виртуаль сәяхәт ясадылар һәм Бөек Устюгта Кыш бабайның теремкәендә гадәти булмаган бүлмәләр барлыгын белделәр. Кыш бабайның үз почтасы, мода ательесы, Кышкы бакчасы, китапханәсе, бүләкләр өчен махсус бүлмәсе булуын белделәр. Кыш Бабай В. Одоевскийның «Морозко», В. Сутеевскийның «Елка», А. Усачевның «Олимпийская деревня Дедморозовка» һ.б. әкиятләрдә яши икән.
Күңелле музыка астында «Тапшырырга өлгер!» дигән уен үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары кыш турында табышмаклар чиштеләр һәм шигырьләр сөйләделәр. Яңа ел атмосферасын тудырырга “Хат ташучы кар малай" мультфильмын карау да ярдәм итте.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының кече залында райондашларыбыз өчен “Без яшәгән төбәкләрдә ишетелсен азан тавышы!” исемле чара уздырды. Чарада мөслимә Рима(Әминә) Имамованың яңа гына табадан төшкән “Ачы язмышлар” китабы тәкъдир ителде.
Очрашуда “Ачы язмышлар” авторы Рима (Әминә) Заһидулла кызы Имамова укучылар сорауларына җавап бирде. Актаныш мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә апа Закирова, авторның шәкертләре Р.Салахова, И.Мирзанурова чыгыш ясады. “Җанны һәрчак пакьләп торыйк изге аятькә манып!..” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Шул күргәзмәгә эшләнгән видеоролик күрсәтелде.
Китапханә директоры Ландыш Шәмсунова катнашучыларны китапханәгә чакырып калды. Динебезгә карата кадер-хөрмәт хисе булдыру, тормышта дин кануннарына буйсынуның зарурлыгын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.
Бүген – 17 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде. Яңа елга әзерлек, бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү, һәр бүлек эшчәнлеге буенча да еллык эшчәнлекне нәтиҗәле тәмамлау, хезмәт дисциплинасы буенча эшлекле сөйләшү барды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.
Киңәшмәне дәвам итеп, атналык эшчәнлеккә гомуми бүлек җитәкчесе Люция Курбанова, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Шакирова, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаутдинова, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова анализ ясадылар.
Бүген – 16 декабрь көнне Актаныш технологик техникумында Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры Павел Сергаманов мәктәп директорларына, укытучыларга дәрес бирә. “Мәктәпләрдә санлы үзгәрешләр” һәм “Мәгълүмати нигездә мәктәп белән идарә итү” темасына лекцияләр Актанышның мәктәп директорлары, бакча мөдирләре өчен махсус эшләнгән. Әлеге лекцияләргә Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры Павел Сергаманов район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән берлектә Актаныш районы укытучылары ихтыяҗларын искә алып үзгәрешләр керткәнен ассызыклап үтте. Энгель Нәвап улына рәхмәтен дә белдерде Павел Аркадьевич. Район җирлегендә мәктәп укытучылары, директорлар өчен лекция уку аның эш практикасында әле беренче тапкыр. Авыл, район җирлегендә балаларга заманча югарылыкта белем бирүгә нигез җирлек булдыруда Югары икътисад мәктәбе үзәге белән киләчәктә дә иҗади аралашу, тәҗрибә уртаклашу дәвам итәр дигән фикерен белдерде психологик фәннәр кандидаты.
Павел Аркадьевич җитәкчелегендәге Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге белем бирү сыйфатын күтәрүдә, белем бирү белән идарә итүдә лидерларның эшчәнлеген камилләштерү белән шөгыльләнә, эш тәҗрибәләрен өйрәнеп анализ ясый, төрле юнәлешләрдә белем бирү программаларын проектлаштыра. Мәгълүмати технологияләр заманында мәктәпләрдә заманча белем бирүдә алар махсуслашып эшлиләр.
Павел Аркадьевич Актанышка район башлыгы Энгель Нәвап улының чакыруы буенча килде. Актаныш мәгарифенең заманча югарылыкта үсеше өчен ике лидер җитәкче, үз эшчәнлекләрендәге тәҗрибәне кулланып, эксклюзив программа төзеде.
Районның технологик техникумында район мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен белем сыйфаты белән идарә итү курслары 8 декабрьдән эшли башлады. Җитәкчеләр 8 декабрьдән 27 апрельгә кадәр белем алачак. Белем алу практик күнекмәләр белән үрелеп бара, уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак. Уку барышында өйрәтелгәннәрне эш барышында кулланып карау, сораулар булганда аны белем бирүче мөгаллим-галимнәргә бирә алу, чишелешен бергәләп эзләү ягыннан да отышлы әлеге укулар.
Беренче дәресне Актаныш районы мәгариф конференциясендә катнашып, район мәгарифе үз алдына куйган бурычлардан хәбәрдар булган, КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев биргән иде.
Ачык дәресләрдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, Актанышка укытырга килгән мөгаллимнәргә рәхмәтен белдерде. Уку елы башында районда һәр мәктәпнең рейтингы билгеләнгән иде. Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә үз белемнәрен күтәрүдә мөмкинлекләр тудырып, махсус курслар укытуны Актаныш җирлегендә технологик техникум базасында укыту мәйданчыгы итеп оештырды. Җитәкчеләр Татарстан югары уку йортлары һәм Мәскәү шәһәре уку йортлары мөгаллим-профессорларыннан шул рәвешле эксклюзив дәресләр ала.
Чөнки заман югарылыгында һәм киеренке тизлектә эш оештыра, сыйфатлы белем бирү процессы белән идарә итә белүче җитәкче-директор гына мәгариф системасында яңалыкларны үз югарылыгында кертә ала.
15 декабрь көнне Актаныш авыл җирлекләре җыелма командалары арасында барган волейбол ярышларына йомгак ясалып, җиңүчеләр, иң яхшы уенчылар билгеләнде.
“Актаныш” универсаль спорт комплексындагы финал уеннарында волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев иң яхшы уенчыларны котлап, җиңүче командаларга – кубок, медальләр, иң яхшы уенчыларга грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Район авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында волейбол чемпионатының иң яхшы уенчылары.
“Иң яхшы пас бирүче” – Галимов Илсур (Богады);
“Иң яхшы һөҗүмче” – Гарнышев Салават (Богады);
“Иң яхшы сакчы” – Миннәхмәтов Риназ (Я.Әлем);
“Иң яхшы уенчы” – Имамов Артур (Пучы);
“Иң яхшы уенчы” – Хурамшин Вадим (Чалманарат);
“Иң яхшы җанатар” – Фәрхетдинов Әхтәм (Актаныш);
“Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” – Харисов Рәсүл (Татар-Суыксуы).
Волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов чемпионатта бүген туган көннәрен билгеләп үтүче Богады авыл җирлеге башлыга Илсур Фәттаховка, Пучы командасы уенчысы Альмир Файзуллинга, туган көннәре белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырды.
15 декабрь көнне Актаныш авыл җирлекләре җыелма командалары арасында барган волейбол ярышларына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.
“Актаныш” универсаль спорт комплексындагы финал уеннарында волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев катнашты.
Финалга чыккан Богады, Байсар, Пучы, Сәфәр, Суыксу, Чалманарат, Әлем, Актанышбаш командалары арасында иң көчле волейбол уйнаучы командалар ачыкланды.
Быел да финал уеннарында чемпион исемен Богады авыл җирлеге командасы яулады. II урында - Пучы, III урында Чалманарат авыл җирлеге командалары. Яңа Әлем авыл җирлеге егетләре дә яхшы уен күрсәттеләр. Алар – дүртенче.
Бүген – 14 декабрь көнне Актаныш район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, совет әгъзалары Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советы утырышында катнашты. Видеоэлемтә аша барган әлеге киңәшмәдә район Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.
Утырышта 2018 елда республикада гражданлык җәмгыяте торышы анализланды, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының 21 декабрьдә ел нәтиҗәләре буенча узачак утырышына әзерлек чаралары каралды.