ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

13 декабрь көнне Актаныш район Советының өченче чакырылыш утыз өченче утырышы узды.

Сессияне Актаныш район Советы рәисе - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов алып барды. Аның эшендә район депутатлары,  суд рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары  катнашты.

Көн тәртибендә ике  мәсьәлә каралды: Актаныш  районы Советы рәисе  урынбасарын сайлау һәм Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджетын  кабул итү.

Беренче көн тәртибендә  депутатлар район Советы рәисе урынбасары итеп моңа  кадәр Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куючы  Рәйхан Филүс кызы Галимҗанованы  бертавыштан сайлады.

Көн тәртибендәге  икенче мәсьәлә буенча  Актаныш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Каюмова Кадрия Рәмзи кызы чыгыш ясады.

Фикерләр тыңланып,  Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты  кабул ителде.  

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды.

Утырышта 2016-2018 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга төп йомгак ясалды һәм киләчәк өч елга өстенлекле бурычларны карадылар. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, РФ Президенты Идарәсе Милли сәясәт департаментының эчке сәясәт буенча башлыгы Татьяна Вагина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева актанышлыларның эш  тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Актаныш районында бүген тугыз пар үзләренең  алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларны билгеләп үтте. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева юбилярларга район башлыгы Э.Н.Фаттаховның  котлау хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Ә иң зур бүләк -  йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы һәр юбилярның гаилә тарихы белән таныштырып  алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.

Актанышның үрнәк гаиләләре:

1.      Галимов Рифкат Әхмәт улы һәм Сабирова Флүсә Нәгыйм кызы - Иске Богады авылы җирлегеннән - 50 ел;

2.      Хуҗин Рәсим Зариф улы хәм Хуҗина Инсия Шәйхелсолтан кызы- Иске Кормаш авылы - 60 ел;

3.      Шакурова Нәфисә Вагыйз кызы хәм Шакуров Илгиз Әхмәтзакир улы- Байсар авылы җирлегеннән – 50 ел;

4.      Галиев Әскат Миннегали улы хәм Ардаширова Люция Ахияр кызы- Аеш авылыннан - 60 ел;

5. Афзалов Дәниф Афзал улы һәм Баянова Розалия Баян кызы- Иске Сәфәр җирлегеннән - 50 ел;

6. Әхмәтҗанов Галинур Әхмәтҗан улы хәм Миңнеәнудә Миңнемөхәмәт кызы - Яңа Әлем авылы җирлегеннән - 60 ел;

7. Шәрипов Альберт Мирзанур улы хәм Сәрмәдия Тимерша кызы - Яңа Әлем авылы җирлегеннән - 50 ел;

8. Хөҗҗәтов Фирзәуис Сәлам улы хәм Шәрифуллина Мәусуфа Гарифулла кызы- Киров җирлегеннән -  50 ел;

9.Кәшфиев Имамгаяз Кәшфи улы һәм Флүсә Мөхәммәтҗан кызы - Актанышбаш авылыннан - 55 ел.

13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итте.

«Социаль ярминкә-2018» республика хәйрия фестиваленең зона этабында Актаныш «Без бергә» проектын тәкъдим итте, эшмәкәрләрдә ул зур кызыксыну уятты. Актаныштан эшмәкәр Эльмира Мосабирова ярминкәдә хәйрияче-эшмәкәр буларак катнашты. Социаль проектлар ярминкәсе игелекле эшмәкәрләр белән проект авторларн очраштыра, аларның бердәм хезмәттәшлегенә этәргеч бирә.

Актаныш социаль перспектив юншлештәге эш  планын, районда алып барылган эшчәнлекне  ярминкәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә тәкъдим итте. 11 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә дә Актаныш районында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән алып барылган эшчәнлек хакында чыгыш ясаган иде Ләйсән Фоат кызы. Социаль ярминкәдә дә Актанышта инвалид балалар өчен социаль объектларга, җитештерү производстволарына экскурсияләр оештыру,  төрле һөнәрләрнең нечкәлекләренә өйрәтү үрнәге хуплап кабул ителде.

Социаль ярминкәдә районның хәйриячеләре  - Актаныш икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе Айгөл Гыйздәтуллинага һәм “Протон” җəмгыяте җитəкчесе Ренат Нуртдиновка Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фоминның Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшем күзәтелми. Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә,  урыны белән секундына 12 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -7..-9º; көндез -7..-9º.

Юлларда бозлавык.

Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән  бераз  кар.  Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә,  урыны белән секундына 13 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -5..-10º, -14; көндез -5..-10º, -14.

Юлларда  бозлавык.

 

 


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшем күзәтелми. Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә,  урыны белән секундына 13 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -7..-9º; көндез -4..-6º.

Юлларда бозлавык.

Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән  бераз  кар.  Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә,  урыны белән секундына 14 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -7..-10º, -15; көндез -4..-8º.

 

Юлларда  бозлавык.

 


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген – 12 декабрь көнне Актаныш районында инвалидлар декадасы тәмамланды. Районда  инде унтугыз  ел үткәрелеп килүче "Игелек марафоны" быел да  мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның хыял - өметләрен чынга ашырды, аларга яшәү дәрте бүләк итте.

 

Хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте.

Игелек марафонында  күмәк көч белән 2 380 299 сумлык акчалата һәм натуралата хәйрия ярдәме җыелды .

 

Бу – марафонда  җыйналган сумма. Игелек исә дәвам итә. Ярдәм күрсәтергә кайчан да соң түгел.

 

Игелекле эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә райондашлар!!!

13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узачак. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итәчәк.Чаллы бизнес-структуралары вәкилләренә 11 проект тәкъдим ителәчәк, шул исәптән Түбән Кама, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш муниципаль районнарыннан да.

 

2018 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе  нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырылды.

Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов кабул итте. Җир, торак мәсьәләләре һаман актуаль булып кала, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бүген дә район башлыгына гозерләрен шул юнәлештә җиткерде. Сәламәтлек торышы, шифаханәләрдә дәвалану, юл-транспорт маршрутлары буенча да хәл итәсе аерым очраклар бар.

Энгель Нәвап улы һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Җаваплы кешеләргә күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорау буенча да гозерләрнең үтәлеше район башлыгының игътибарында булачак.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International