Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева актанышлыларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-“Җәмгыятьнең инвалидлар проблемаларына мөнәсәбәте үзгәрә. Бу мөнәсәбәт тагын да җитлеккән, гуманлырак һәм битараф булмаган була бара” – диде Владимир Владимирович Путин инвалидлар иҗтимагый оешмалар һәм һөнәри берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда.
Шунысы куанычлы, мөмкинлекләре чикле кешеләр республикада проблемалары белән бер ялгызы түгел, аларның мәнфәгатьләре аерым игътибар үзәгендә. Республикада эшләп килгән программалар моның ачык дәлиле.
Мөмкинлекләре чикле гражданнарны сәламәт кешеләр белән актив иҗтимагый тормышка кертү, һәр кешегә индивидуаль якын килү – Актаныш районында мөмкинлекләре чикле гражданнар белән эшләүдә төп бурыч булып тора.
Районда мөмкинлекләре чикләнгән 2418 кеше исәпләнә. Инвалид балалар – 96. Аларның барысы да законда билгеләнгән тәртиптә торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия ала, ташламалардан, социаль яклау чараларыннан файдалана. Мохтаҗларга, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә иганәчелек ярдәме, шәфкатьлелек күрсәтү актанышлыларның яшәү рәвешенә әйләнде.
Татарстан Республикасында 2011 елның декабреннән “Уңайлы мохит” программасы гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә мөмкинлекләре чикле гражданнар җәмәгать тормышында актив катнаша, мәдәният, спорт, мәгариф, медицина объектларына иркен үтеп керә ала. Алар белем ала, яңа һөнәрләр үзләштерә, иҗат белән шөгыльләнә.
Безнең районда мөһим социаль объектларга киртәсез керү өчен төзелеш эшләре башкарылды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җәмгыятьтә үзләрен тигез хокуклы итеп тойсыннар, актив иҗтимагый тормышта тигез катнашсыннар өчен мәгариф оешмаларында, үзәк хастаханәдә, бала тудыру йортында, инвалидлар һәм картлар йортында, сәүдә үзәкләрендә, үзәктә урнашкан спорт объектларында уңайлы мохит тудырылган, махсус җиһазлар сатып алынган, коляскада хәрәкәтләнүчеләр өчен керү юллары киңәйтелгән, пандуслар, култыксалар эшләнгән, санитар- гигиена бүлмәләре һ.б. булдырылган. Мөмкинлекләре чикле гражданнар яшәгән күпфатирлы йортларда керү юллары техник җайланмалар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә дә Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөһим объектларга киртәсез керүне оештыру буенча эш дәвам итә.
Районда инвалидлар белән эш хакимият, оешма-учреждениеләр арасында тыгыз хезмәттәшлек принцибына нигезләнеп башкарыла.
Инвалидларның мәнфәгатләрен һәм хокукларын яклау, аларга карата җәмгыятьтә позитив караш формалаштыруда ярдәм итү өчен 1988 елны район инвалидлар оешмасы оештырылды.
Оешманың 30 ел эшләү дәвамында үзәк хастәханә, социаль яклау бүлеге, мәдәният, спорт бүлекләре белән тыгыз элемтәдә эшләве уңай нәтиҗә бирә. Район инвалидлар оешмасының 26 авыл җирлегендә 28 башлангыч инвалидлар оешмалары эшләп килә. Җирлектә инвалидлар арасында туган сораулар, борчыган мәсьәләләр җирлектә карала, хәл ителмәгәннәре район күләмендә күтәрелеп, чишелеш таба.
Районыбызда мөмкинлекләре чикле 96 бала бар. Физик яктан ниндидер кимчелекләре булса да, башка балалар кебек үк, алар да матур киемнәрне, татлы ризыкларны, мавыктыргыч уеннарны, кызыклы әкиятләрне ярата. Аларның балачагы сәламәт балаларныкыннан аерылмасын өчен барысын да эшләү — бүген һәрберебезнең алдында торучы җитди бурычларның берсе. Ә моңа бергәләп кенә ирешеп була.
Районда мөмкинлекләре чикләнгән 22 бала Такталачык мәктәп- интернатында белем ала, урта һәм топ гомуми белем бирү мәктәпләрендә -29, балалар бакчаларында 14 бала йөри. Актаныш технологик техникумда 7 бала, шуларның 5 се коррекцион группада, башка шәһәрләрдә урнашкан уку йортларында 10 бала белем ала. Сәламәтлекләре буенча укырга, балалар бакчасына йөрергә мөмкинлеге булмаган балалар саны -12, балалар бакчасына йөрергә яше тулмаган балалар саны -2.
Медицина күрсәткечләре буенча чикләүләр булмаган очракта балалар мәктәптә узган класстан тыш чараларда, бәйрәмнәрдә катнашалар. Чөнки инвалид бала өчен мәктәптә уку - үз эченә бикләнеп яшәүдән котылу, үзенең башкалар кебек үк икәнен исбатлау мөмкинлеге булса, башка балалар өчен - инвалидлар турындагы ялгыш фикерне үзгәртү, аларны хөрмәт итәргә һәм үзләренә тиң кешеләр итеп санарга өйрәнү мөмкинлеге ул.
Дәресләрдән соң өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә барлыгы 29 мөмкинлеге чикләнгән бала шөгыльләнә.
Актаныш муниципаль районында психологик-медицина-педагогик комиссиясе 2014 елда башкарма комитет җитәкчесенең карары нигезендә булдырылды. Комиссиянең төп бурычы - сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үз вакытында ачыклау һәм аларга белем бирү маршрутын билгеләү. Үз эшендә мәгариф оешмалары, үзәк хастаханә, социаль яклау оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итә. ПМПК эшенең нәтиҗәләре буенча 2018 елда барлыгы 44 бала тикшерелде, бу узган елга караганда 7 % ка күбрәк. 2017, 2018 еллар дәвамында тикшерелгән балаларның ин күп саны 7-17 яшькә туры килә.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешенә этәрү өчен районда эшләп килүче спорт объектларына (бассейн, универсаль спорт сарае, тренажер залы, чаңгы базасы) тоткарлыксыз керү өчен шартлар тудырылган, бу объектларда физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга бушлай спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар.
Районда скандинавия йөреше, универсаль спортзалда адаптив физкультура, бассейнда йөзү, чаңгы шуу белән шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның артуы, аларның яшәү рәвешләре уңай якка үзгәрүе күңелне сөендерә.
2002 нче елдан башлап һәр елны инвалидлар җәмгыяте спорт бүлеге белән берлектә спорт сөюче мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен спартакиада оештыра. 240 кеше 8 спорт төре буенча ярышларда катнаша, җиңүчеләр билгеләнә. Җиңүче спортчыларыбыз Татарстан буенча үткәрелгән чемпионатларда актив катнаша. 2014-2016 елларда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен Татарстан Республикасы чемпионатында Актаныш район командасы беренчелекне бирмәде, ә соңгы елда ел нәтиҗәләре буенча призлы урыннарга чыкмауның сәбәбе – спартакиада нигезләмәсенең шартлары буенча спорт ярышларына 35 яшькә кадәрле спортчыларыбыз гына катнаша алу күп кенә мөмкинлекләре чикләнгән гражданарның ярышка бару мөмкинлеген киметте. Шуңа да карамастан, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның спорт командасы 2017-2018 елларда чаңгы, шахмат, шашка, өстәл теннисы буенча призлы урыннар яулады.
2018 елның 11 августында сукыр һәм начар күрүчеләрнең Астана-Париж веломарафонының Актаныш районы аша Парижга юл алуы районда яшәүче спорт сөюче мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны тагын да илһамландырды, спортның чиксез көчкә ия булуы турында искәртте. Казахстанда старт алган “Чиксез спорт” проектында катнашучы физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән Актаныш җирлегендә очрашу райондашларыбыз күңелендә якты эз калдырды.
Район халкына гына түгел, республикага да алтын йөрәкле кеше буларак танылган “Протон” җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдинов, киң күңеллелек күрсәтеп, веломарафонда катнашучыларны каршылауда үзенең саллы өлешен кертте.
Ренат Наилевичның ярдәмен районда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ гражданнар һәрдаим тоеп торалар. Күп балалы, тәрбиягә ятимнәр сыендырган бер гаиләгә һәм район инвалидлар оешмасының спортчыларына ярышларга барганда уңайлы булсын өчен 7 урынлы Лада Ларгус автомобильләре бүләк итеп бирде ул. Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга һәм мохтаҗ гаиләләргә һәрдаим ярдәм кулы сузучы районыбызның ихтирамлы шәхесләренең берсе булган эшмәкәр Ренат Нуртдиновка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, балаларга социаль ярдәм күрсәтү районның социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша башкарыла.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән җәмгыять, хакимият арасында күпер салучы, аларның борчу-мәшәкатьләрен һәрдаим өйрәнеп, вакытында чишү юлын табып ярдәм итүче социаль хезмәткәрләрне аеруча атап үтәсем килә.
Өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән социаль хезмәткәрләрнең саллы хезмәтен атап китәсем килә. Яңгыр, кар-буран булганда да социаль хезмәткәрләр ярдәмгә ашыга. Бүгенге көндә 365 кеше өй шартларында социаль хезмәт ярдәмен ала, шулардан 124 е мөмкинлекләре чикләнгән кеше.
Инвалидлар белән эшләүдә Актаныш районында картлар йортының урнашуы безгә бик зур ярдәмгә килә. Кемнәр генә юк бу яралы язмышлар арасында! Әлеге йортка яшәргә килгән кешеләр ышанычлы кулларда. Хөкүмәтебез җитәкчелегенә картлар йортында яшәүче барлык 56 хезмәт алучы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның, балаларның сәламәтлеген ныгыту, каникул вакытларын файдалы үткәрү максатыннан, Республика тернәкләндерү үзәкләре, сәламәтләндерү лагерьлары белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Районда кышкы каникуллар вакытында һәр ел саен мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театральләштерелгән Яңа ел бәйрәме уздыру матур традициягә әйләнде. Бәйрәмдә балаларны һәм аларның әти-әниләрен район хакимияте башлыгы тәбрикли, хакимият һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч пакетлары, Кыш бабай бүләкләре тапшырыла.
2015- 2016 нчы елларда “Игелек үзәге” авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды аша финансланган “Без бергә!” социаль проекты нигезендә инвалид балаларга уңайлы социаль-тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтә башлады. Әлеге грант ярдәмендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында сенсор бүлмә җиһазландырылды, белгечләр һәм волонтерлар укытылды, мөстәкыйль тормышка әзерләнүгә юнәлдерелгән экскурсия - ял итү һәм гаилә бәйрәмнәре уздырыла башлады.
Балаларның әти-әниләре белән Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан Дельфинарийга экскурсия барулары аеруча истәлекле вакыйга булып күңелләрендә уелып калды.
“Социаль ярминкә” республика хәйрия фестивалендә инвалидлар оешмасы катнашып, социаль туризмны үстерү, эшче һөнәрләр белән таныштыру максатыннан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән район оешмаларына, культура объектларына экскурсияләр оештырыла башлады. Оешма хезмәткәрләре инвалид балаларны эшче һөнәрләр белән таныштырып кына калмый, ә алар белән төрле чаралар үткәрүдә булышлык итә, бу экскурсияләр балаларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда да зур этәргеч ясар дип ышанып калабыз. Бу елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән “Без бергә!” фестивале беренче тапкыр үткәрелде. Балаларга туган якка ихтирам, өстәлебездәге икмәкне зурлау максатыннан Актаныш икмәк пешерү комбинатына һәм туган якны өйрәнү музеена сәяхәтләр оештырылды. Балаларга өстәмә белем бирүгә кызыксыну уяту, үз куллары белән модельләр эшләү, тоемлап карау өчен 7 төрле осталык дәресләре балалар иҗат үзәгенен педагоглары һәм волонтерлар тарафыннан үз югарылыгында үткәрелде.
Хакимият башлыгы Энгель Фәттаховның әлеге чарада катнашып, ата-аналар һәм балалар белән аралашуы, балаларның мәнфәгатьләре белән кызыксынып, район эшмәкәрләре белән берлектә күчтәнәчләрне таратуы бу фестивальнең дәрәҗәсен тагын бер баскычка күтәрде. Әлеге изге гамәл дәвамлы булуына шикләнмибез.
Урын өстендә ятучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булу, аларның хәлләрен белү, проблемаларын чишүдә ярдәм итү күркәм традициягә әверелде. Агымдагы елда инвалидлар ункөнлеге барышында хакимият башлыгы һәм аның урынбасарлары район буенча 9 шундый авыру балага барып, борчыган мәсьәләләрен хәл иттеләр.
2000 нче елны район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән инвалидлар ункөнлеге кысаларында оешкан “Игелек марафоны” күркәм традициягә әверелеп, районда авыр тормыш ситуациясендә калган инвалидларга материаль ярдәм күрсәтә. Соңгы 5 елда “Игелек марафоны” хисабына кергән ярдәм күләме елдан- ел арта, кыйммәтле дәвалануга һәм авыр тормыш хәлендә калган инвалидларга ярдәм итү мөмкинлеге киңәя һәм камилләшә. 2017 нче елда Игелек Марафоны барышында 2 233 000 сум ярдәм җыелып, 152 инвалидка матди һәм социаль ярдәм күрсәтелде. Быел бу сумма 2 380 299 сум күләмендә җыелда һәм марафон ел буена дәвам итә.
Игелек марафоны үзенчәлеге – балаларның хыялларын тормышка ашыру, еллар дәвамында күңелләрендә йөрткән бу хыялны алтын йөрәкле райондашларыбыз тормышка ашыра. Балаларга тапшырылган планшетлар, компьютерлар, сенсор телефоннар, гитара аларның шәхес буларак формалашуында, мөстәкыйль тормышка әзерләнүендә зур этәргеч.
Медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә өеннән чыга алмаган, урын-өстендә ятучы авырулар ачыклана. 2012 нче елдан, район башлыгы инициативасы белән, инвалидлык алу буенча читтән торып социаль медик экспертиза уздыру буенча эш алып барыла. Бу эштә безгә ярдәм иткән Татарстан Республикасы буенча медико- социаль экспертизасы баш бюросы җитәкчесе, якташыбыз Ригел Хәләф улы Низамовка рәхмәтебезне җиткерәбез.
2018 нче елны мөмкинлекләре чикләнгән 35 гражданга инвалидлык группасы алуда, инвалидның шәхси реабилитация программасын төзүдә читтән торып социаль медицина ярдәме күрсәтелде.
Агымдагы елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 42 инвалидка эшкә урнашуда ярдәм ителде, ел дәвамында 3 инвалид исәпкә куелды, 1 инвалид профессиональ укулар үтеп үзенә яна һөнәр үзләштерде. 3 инвалид өчен махсус эш урыны булдырылды.
Районда эшләнгән эшләр күп, ләкин эшлисе эшләребез дә бихисап. Социаль иминият фонды аша реабилитация чараларының вакытында кайтуы һәм аларның сыйфаты безне борчый. Сугыш ветеранына ИПР нигезендә март аенда колак аппараты һәм таяк кайтарырга гариза бирелгән, бүгенге көндә социаль хезмәткәр ярдәме белән Чаллы шәһәренә барып, колак аппараты кайтарылды, ләкин ул сыйфатлы түгел. Таяк бүгенге көнгә кадәр юк.
Кешенең мөмкинлекләре, чыннан да, чиксез. Һәм бернинди физик кимчелекләр дә тулы канлы тормыш белән яшәргә комачаулый алмый. Иң мөһиме - теләк булу!