Актаныш район Советының чираттагы сессиясендә район Советы рәисе урынбасары сайланды

2018 елның 14 декабре, җомга

13 декабрь көнне Актаныш район Советының өченче чакырылыш утыз өченче утырышы узды.

Сессияне Актаныш район Советы рәисе - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов алып барды. Аның эшендә район депутатлары,  суд рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары  катнашты.

Көн тәртибендә ике  мәсьәлә каралды: Актаныш  районы Советы рәисе  урынбасарын сайлау һәм Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджетын  кабул итү.

Беренче көн тәртибендә  депутатлар район Советы рәисе урынбасары итеп моңа  кадәр Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куючы  Рәйхан Филүс кызы Галимҗанованы  бертавыштан сайлады.

Көн тәртибендәге  икенче мәсьәлә буенча  Актаныш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Каюмова Кадрия Рәмзи кызы чыгыш ясады.

Фикерләр тыңланып,  Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты  кабул ителде.  

Фото Актаныш-информ сайтыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International