2018 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.
Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов кабул итте. Җир, торак мәсьәләләре һаман актуаль булып кала, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бүген дә район башлыгына гозерләрен шул юнәлештә җиткерде. Сәламәтлек торышы, шифаханәләрдә дәвалану, юл-транспорт маршрутлары буенча да хәл итәсе аерым очраклар бар.
Энгель Нәвап улы һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Җаваплы кешеләргә күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорау буенча да гозерләрнең үтәлеше район башлыгының игътибарында булачак.