Бүген – 11 декабрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы үсешен карады. Аерым алганда, ул “Ташкын” хуҗалыгында, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә, “Чишмә” агрофирмасында булды. Хуҗалыкларда ул районга килгән тәҗрибәле белгеч - RMN Lachish industries компаниясе партнеры идарәчесе Игорь Барингольц белән булды. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагы торышы белән танышып, сөтчелек буенча максатчан шөгыльләнүдә Израиль тәҗрибәсен өйрәтүче Игорь Михайлович җитәкчеләр белән фикер алышты, яңа технологияләр хакында сөйләде һәм конкрет максатлар куйды.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 11 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 11 айлык һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре Дилүс Мөхәмәтдинов, Гүзәл Шагиәхмәтова, Айрат Мөхәмәтдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, унбер айлык һәм айлык эшчәнлек белән таныштырдылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов ел ахырында булган бурычларны билгеләде, эштәге кимчелекләр турында сөйләде, шулай ук ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының 2018 елның ноябрь ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» ка Нур Баян исемендәге хуҗалык лаек булды.
Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район Советы аппаратының һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, территориаль органнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында “Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты турында” проекты карары буенча ачык тыңлаулар узды.
Актаныш муниципаль районы финанс-бюджет Палатасы рәисе Кадрия Каюмова “Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты турында” проектының карарын тәкъдим итте.
Россия Федерациясе Конституциясе көне һәм “Гражданлык сәгате” проекты кысаларында Актаныш районында 12 яшь гражданга паспорт тапшырылды.
Тантаналы чарада “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Илфак Бариев, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильнар Сафин катнашты.
“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең XVIII съездында, партия съезды карарлары нигезендә, партиянең югары Советы яңартылды. Аның генераль Советы составына да үзләрен уңай яктан гына күрсәткән, танылган дәүләт эшлеклеләре кертелде.
Якташыбыз – РКБның баш табибы, “Сәламәт киләчәк” төбәк проекты координаторы Рафаэль Шәвәлиев “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең генераль Советына кертелде.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.
Актаныш районында кабул итү район башкарма комитеты бинасында( Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт) үткәреләчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш. Бариев кабул итәчәк.
Алдан язылу таләп ителми.
Белешмәләр өчен телефон – 8(85552) 3-44-12.
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә шулай ук һәр авыл җирлегендә дә авыл башлыклары 12.00-20.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.
Кичә - Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы дипломантларын бүләкләделәр.
Бәйгедә катнашып, Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектакле белән Актаныш районы Иске-Сәфәр авылы театры дипломант исеменә лаек булды.
8 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары, Актаныш районы Пучы авылы, Чаллы шәһәре көрәшчеләре арасында ачык турнир булып узды. Әлеге бәйгедә Пучы балалар ижат үзәгендә шөгыльләнүче көрәшчеләребез призлы урыннарны яуладылар. Үз авырлыкларында уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәмсиев Илназ - 1 урын;
Гыйлемов Салават - 1 урын;
Хәбетдинов Салават - 1 урын;
Марданов Ришат - 2 урын;
Рузибоев Дамир - 3 урын;
Заһиров Булат - 3 урын.
Котлыйбыз, егетләр!
8 декабрьдән районның технологик техникумында район мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен белем сыйфаты белән идарә итү курслары эшли башлады. Җитәкчеләр 8 декабрьдән 27 апрельгә кадәр белем алачак. Белем алу практик күнекмәләр белән үрелеп барачак, уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак. Уку барышында өйрәтелгәннәрне эш барышында кулланып карау, сораулар булганда аны белем бирүче мөгаллим-галимнәргә бирә алу, чишелешен бергәләп эзләү ягыннан да отышлы әлеге укулар.
Беренче дәресне Актаныш районы мәгариф конференциясендә катнашып, район мәгарифе үз алдына куйган бурычлардан хәбәрдар булган КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев бирде. Ачык дәрестә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, җитәкчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Уку елы башында районда һәр мәктәпнең рейтингы билгеләнгән иде. Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә үз белемнәрен күтәрүдә мөмкинлекләр тудырып, махсус курслар укытуны Актаныш җирлегендә технологик техникум базасында укыту мәйданчыгы итеп оештырды. Җитәкчеләр Татарстан югары уку йортлары һәм Мәскәү шәһәре уку йортлары мөгаллим-профессорларыннан эксклюзив дәресләр алачак.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 160 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти-әни Гиздатуллин Разил Равил улы һәм Гиздатуллина Эльвира Равил кызы беренче балалары - улларына Самат исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.