Бүген – 10 декабрь көнне хакимиятнең утырышлар залында район җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмә барышында район һәм республика данын дөнья югарылыгында танытучы спортчыларга, көрәшчеләргә, тренерларга, республика спартакиадасында катнашучыларга район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәтен белдерде, спортчыларны уңышлары белән котлап, яңа җиңүләр теләде.
6-8 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы өченче урын алды.
6-9 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Биектау» спорт комплексы базасында 2001-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.
Актаныш Технологик техникумы студенты Фарис Хуҗин 95 кг авырлыкта бил алышып, дөнья чемпионы булды, тренеры Илфир Әнвәров.
-Көрәшчеләр династиясен дәвам итүче Фәрит Хуҗинның улы Фарисның 17 яшендә билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булуы Актаныш районының да, Татарстанның да данын дөньяга таныта. Республикада да, районда да спорт белән максатчан шөгыльләнү династияләрнең дәвамчанлыгына ирешергә ярдәм итте. Алмашка яшьләр килә. Актаныш данын таныткан өлкән спортчыларыбызның балалары бүген инде үзләре тренерлар булып эшли, яшь алмаш тәрбияли. Бергәләп һәм бердәм эшләгәндә генә көчле команда туплана һәм нәтиҗә дә югары була. Яшьләребез бүген олимпиа уеннарында катнаша, матур җиңүләре дә бар. Бу безнең дәвамлы хезмәтебезгә лаеклы бәя, чемпионнарыбыз белән горурланабыз, - диде Энгель Нәвап улы.
Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Ярышта илнең 30 төбәгеннән 150 дән артык көрәшче катнашты. Спортчылар 9 авырлык категориясендә чемпион исеме өчен көрәште.
Россия чемпионатында Татарстан көрәшчеләре биш үлчәү авырлыгында чемпион булды.
Җиңүчеләрне Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов мактау грамоталары, медаль, кубок һәм сертификат белән бүләкләде. Шулай ук, тренер һәм хөкемдарларның эшчәнлегенә дә бәя бирелде. Якташыбыз Искәндәр Мортазин 65 кг үлчәү авырлыгында өченче урын яулады.
Искәндәр Мортазинны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!
Актаныш Технологик техникумы студенты Фарис Хуҗин 95 кг авырлыкта бил алышып, дөнья чемпионы булды, тренеры Илфир Әнвәров!
Фарис Хуҗинны, остазы Илфир Әнвәровны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!
7 декабрьдә Актаныш гимназиясендә беренче ачык “Лидерлык дәресе” узды. Лидерлар Энгель Фәттахов һәм Альберт Гыйльметдинов укучыларга файдалы бүләк ясады. “Лидерлык дәресләре” – гимназия укучыларына бүләк.
Район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларга мөрәҗәгать итеп, танылган лидерлар, үз өлкәләрендә уңыш казанучылар катнашында мондый дәресләр үткәрү мәктәпләрдә традициягә әйләнәчәк, бу –заман таләбе, диде.
Альберт Гыйльметдинов “Лидерлык дәресләре”н – иң кирәкле дәрес дип атады, чөнки ул тормышта үзеңне табарга, бәхетле булырга өйрәтә. Альберт Харис улының укучылар белән гади, эчкерсез аралашуы, үз-үзен тотышы, укучыларның үзләрен дә сөйләмгә җәлеп итүе лидер куйган максатлар белән чагышып барды.
-Сәламәт яшәү рәвеше - кешенең эчке дөньясы - башкарган эше-карьера - тирә-юньдәге кешеләр белән аңлашып яшәү үзара гармониядә булганда шәхес һәрвакыт бәхетле була, - диде ул.
Бүгенге көндә яшәү тизлеге югары, яңалыклар тормышыбызны тамырдан үзгәртә, хәтта югары уку йортларында белем бирү системасы да ике ел эчендә үзенең актуальлеген югалта, яңарыш сорый. Лидерлык нигезләрен алган укучы нәкъ менә шушындый фәнни казанышлар заманында да тормышта үз урынын дөрес билгеләргә, югары интеллектка ия булып, дөрес карарлар кабул итәргә сәләтле була.
Бүген – 8 декабрь көнне Актанышның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар ит, сөт ризыклары, бал, яшелчә, икмәк ризыклары белән Чаллы шәһәр ярминкәсендә сату итте. Шәһәр халкы әлеге товарларны бик теләп сатып ала, икенче килешкә заказ да биреп җибәрә. Мондый ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы өченче урын алды.
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәре Алия Шакирова һәм Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов шахмат ярышларында катнашып, беренче урын яуладылар.
Казан шәһәрендә узган йөзү буенча Татарстан беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбенең спортчы-йөзүчесе Зилә Шәйхетдинова спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.
Зилә әлеге дәрәҗәле исем алуы белән котлыйбыз!
Казанда – аязучан болытлы һава, бераз кар яву көтелә, Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -5..-7º, -11º; көндез -3..-5º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, бераз кар яву көтелә, урыны белән томан. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -7..-10º, -11º; көндез -3..-5º.
Юлларда бозлавык.
7 декабрь көнне район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Ныклы гаилә” проектын тормышка ашырып, “Без бергә!” балачак бәйрәме оештырдылар. Иртән балаларны каршы алып, аларны волонтерлар ярдәме белән экскурсияләргә йөрттеләр. Туган як музеенда һәм “Кайнар икмәк” икмәк пешерү комбинатында балаларга аеруча ошады. Хис-тәэсирләрен Балалар иҗат үзәгендә фуршет вакытында да уртаклашты алар.
“Бергәләп атлавы күңелле” дигән бәйрәм тамашасы җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Балалар район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән дә очрашты. Балаларга да, әти-әниләренә дә район тормышында актив булып, аралашып яшәргә, балаларга уңайлы мөмкинлекләр тудыру өчен бергәләп эшләргә, элемтәдә торырга дигән фикерен белдерде Энгель Нәвап улы.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева үзенчәлекле балалар белән эшләүдә, аларның сәләтләрен үстерүдә киләчәктә дә яңадан-яңа проектлар эшләп, балаларның үз яшьтәшләре арасында шәхес буларак үзләрен табу максаты куелуын белдерде.
Бәйрәмнең балаларны җәлеп иткән мастер-класс өлешендә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Балалар иҗат үзәге педагоглары бергәләп эшләде. Балаларның кызыксынуларын күреп, әти-әниләр дә ихлас сөенде. Бик теләп шөгыльләрне өй шартларында куллану тәртибен үзләштерделәр алар.
Балачак бәйрәменә килүче 42 балага да бәйрәмнең тәмле бүләге – кучтәнәч пакетлары тапшырылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында "Ихлас" педагогик - психологик үзәк "Үзенчәлекле бала" проектын башлап жибәрде.