Район башлыгы Энгель Фәттахов көрәшчеләргә, тренерларга, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында катнашучыларга рәхмәтен белдерде

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Бүген – 10 декабрь көнне хакимиятнең утырышлар залында район җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмә барышында район һәм республика данын дөнья югарылыгында танытучы спортчыларга, көрәшчеләргә, тренерларга, республика спартакиадасында катнашучыларга район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәтен белдерде, спортчыларны уңышлары белән котлап, яңа җиңүләр теләде.

6-8 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы өченче урын алды.

6-9 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Биектау» спорт комплексы базасында 2001-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.

Актаныш Технологик техникумы студенты Фарис Хуҗин 95 кг авырлыкта  бил алышып, дөнья  чемпионы булды, тренеры Илфир Әнвәров.

-Көрәшчеләр династиясен дәвам итүче Фәрит Хуҗинның улы Фарисның 17 яшендә   билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булуы Актаныш районының да, Татарстанның  да данын дөньяга таныта. Республикада да, районда да спорт белән максатчан шөгыльләнү династияләрнең дәвамчанлыгына ирешергә ярдәм итте. Алмашка яшьләр килә. Актаныш данын таныткан өлкән спортчыларыбызның балалары бүген инде үзләре тренерлар булып эшли, яшь алмаш тәрбияли. Бергәләп һәм бердәм эшләгәндә генә көчле команда туплана һәм нәтиҗә дә югары була. Яшьләребез бүген олимпиа уеннарында катнаша, матур җиңүләре дә бар. Бу безнең дәвамлы хезмәтебезгә лаеклы бәя, чемпионнарыбыз белән горурланабыз, - диде Энгель Нәвап улы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International