“Ныклы гаилә” проектын тормышка ашырып, “Без бергә” проекты балачак бәйрәме үткәрде

2018 елның 7 декабре, җомга

7 декабрь көнне район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Ныклы гаилә”  проектын тормышка ашырып, “Без бергә!” балачак бәйрәме оештырдылар.  Иртән балаларны каршы алып, аларны волонтерлар ярдәме белән экскурсияләргә йөрттеләр. Туган як музеенда һәм “Кайнар икмәк” икмәк пешерү комбинатында балаларга аеруча ошады. Хис-тәэсирләрен Балалар иҗат үзәгендә фуршет вакытында да уртаклашты алар.

“Бергәләп атлавы күңелле” дигән бәйрәм тамашасы җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Балалар район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән дә очрашты. Балаларга да,  әти-әниләренә дә район тормышында актив булып, аралашып яшәргә, балаларга уңайлы мөмкинлекләр тудыру өчен бергәләп эшләргә, элемтәдә торырга дигән фикерен белдерде Энгель Нәвап улы.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева үзенчәлекле балалар белән эшләүдә, аларның сәләтләрен үстерүдә киләчәктә дә яңадан-яңа проектлар эшләп, балаларның үз яшьтәшләре арасында шәхес буларак үзләрен табу максаты куелуын белдерде.

Бәйрәмнең балаларны җәлеп иткән мастер-класс өлешендә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Балалар иҗат үзәге педагоглары бергәләп эшләде. Балаларның кызыксынуларын күреп, әти-әниләр дә ихлас сөенде. Бик теләп шөгыльләрне өй шартларында куллану тәртибен үзләштерделәр алар.

Балачак бәйрәменә килүче 42 балага да бәйрәмнең тәмле бүләге – кучтәнәч пакетлары тапшырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International