Инвалидлар ункөнлеге кысаларында бүген, 7 декабрь көнне, “Актаныш” спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды.
Катнашучылар парадын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде.
Әлеге чарада барысы 100дән артык мөмкинлекләре чикле райондашыбыз үзенең көчен, елгырлыгын, осталык - үткенлеген күрсәтте.
Спартакиадага төшкән бик күпләр өчен бүген иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, ярышлар урынсыз, җиңүсез булмый, әлбәттә.
I урынга Татар Суыксуы авыл җирлеге командасы лаек булды.
II урында Актаныш авыл җирлеге командасы.
III урынны Актанышбаш авыл җирлеге команадасы яулады.
Шәхси һәм команда беренчелегенә оештырылган ярышларда җиңү яулаучы райондашларыбызга грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында участок терапевтлары, гомумгамәли табиблар җирлекләрдә авыруларның хәлен белде. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгәннәрнең өйләрендә булып, аларның хәлен белгәндә авыруның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль тормышка яраклашуына, көндәлек ихтыяҗларына, борчыган авыруының җитдилегенә төп игътибар бирелде.
5 декабрь көнне Түке, Зөбәер авылларында район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, клиник-эксперт комиссиясе буенча баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, гомумгамәли табибә Ләйлә Могътазирова катнашында медицина караулары узды.
Фельдшер-акушерлык пунктларында һәм авыруларның шәхси йортларда 42 кеше каралды, шуның 18 е үз өендә. Инвалидлык алу ихтыяҗы булган авыруларга консультация бирелде, тикшерү планы билгеләнде.
Казанда – аязучан болытлы һава, көндез кар,юеш кар, урыны белән бозлавык. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -7..-9º, -11º; көндез -4..-6º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, көндез кар, юеш кар, урыны белән бозлаык. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -8..-11º, -16º; көндез -4..-8º.
Юлларда бозлавык.
5 декабрь көнне Мәдәният паркында “Хәрәкәт-ул яшәү” дип аталган “Скандинавия йөреше” технологиясе буенча шөгыльләнүче граҗданнар һәм инвалидлар белән чара уздырылды. Чараны халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күңелле уеннар һәм викторина белән аралаштырып үткәрделәр. Саф һавада пенсионерлар һәм инвалидлар кышкы матур, сихри табигатькә сокланып хозурландылар, файдасын бер-берсенә сөйләп, вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздыру чарасы икәнен һәм көннән-көн кызыксынучылар артуын белдерделәр.
Сәламәтлек - иң зур байлык. Ә бу байлыкка ия булыр өчен күп әйбер кирәкми, бары тик скандинав таягы һәм иренмәскә генә кирәк. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!
6 декабрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне Пенсия фонды бүлеге белгечләре 10-16 сәгатьләрдә 8-800-100-26-27 телефоны буенча гражданнарга айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү, хезмәткә сәләтле булмаганнарны тәрбияләү, инвалид-балалар һәм балачактан беренче группа инвалидларны карау буенча түләүләр мәсьәләләре буенча консультация бирәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс игълан итә.
Гаризалар һәм документлар 2018 елның 15 ноябреннән 14 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, 309 каб. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грантлар бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары биредә урнаштырылган: http://agro.tatarstan.ru/, бүлек – «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлеге, бүлекчә – «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү».
Актаныш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Сарман районында авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән кар, төнлә һәм иртән томан. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -6..-8º, -11º; көндез -4..-6º.
Юлларда урыны белән бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, явым-төшем күзәтелми, төнлә һәм иртән томан. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -8..-10º, -15º; көндез -5..-8º.
Юлларда урыны белән бозлавык.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 5 декабрь көнне инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә булып, аларның яшәү шартлары белән танышты. Киров авыл җирлегендә Энгель Нәвап улы Владимир Чичков һәм Лена Аширова гаиләсендә булды. Өлкән уллары Егорь Чичков бүгенге көндә Актаныш кадет-интернат мәктәбендә, сигезенче сыйныфта укый. Актив укучы, спорт ярышларында да катнашып, җиңүләр яулый. Игезәкләр Александр һәм Владимир туганда ук язмыш сынавына дучар булалар. Александр – урын өстендә ятучы 14 яшьлек бала. Әти-әни һәр көнне аны яңа туган сабый баланы караган кебек карый. 14 ел дәвамында һәр көн, һәр төн алар өчен тынгысыз үтә, күңелләре яралы булса да, Александрга бар мөмкинлекләрне тудырырга омтылалар. Владимир Такталачык коррекцион мәктәбендә җиденче сыйныфта укый.
Әлеге гаилә район җитәкчелегенең дә, авыл җирлегенең дә игътибар үзәгендә. 2012 елның ноябрь аенда гаилә яшәү шартларын яхшыртып, бар уңайлыклары булган өйгә күчә. Кулларыннан эш килгән Владимир да, Лена да дөнья көтеп, мал-туар асрап яшиләр. Район башлыгы Энгель Нәвап улы гаиләнең хәл-әхвәлен белешеп, аларның ихтыяҗлары белән танышты, сорауларын тыңлады, матди ярдәм күрсәтте, балаларга күчтәнәч пакеты тапшырды.
Җырчы, композитор, баянчы, көрәшче Вил Усманов бүген – 4 декабрь көнне район мәдәният йортында үзенең иҗат төркеме һәм җырчы Асыльяр белән “Без дигәнчә түгел” исемле яңа концерт программасын тамашачыга тәкъдим итте.
Концерт башланыр алдыннан - Вил Усманов репетиция ясап, тавыш тикшергәндә аның белән фикерләшеп алырга да өлгердек.
-Актаныш тамашачысы алдында имтихан биргән кебек хис итәм үземне, миңа һәрбер тамашачым кадерле. Күп кенә яңа иҗат җимешләремне алып килдем. Әлбәттә инде, халык яратып өлгергән, узган елларда иҗат иткәннәре дә бар. Актаныш шагыйрьләре – иҗатташ дусларым белән бергәләп иҗат иткән өр-яңа җырларым да актанышлыларга бүләк. Татар сериаллары өчен язылган һәм халык яратып кабул иткән җырларымны автор буларак үзем дә, Асылъяр да башкарачак, - диде ул.
Чыннан да, концертны Актаныш тамашачысы яратып кабул итте. Вил Усмановның күп җырларын яттан да беләләр булып чыкты. Җырчы белән бергәләп башкардылар ул җырларны.
Татар көрәшендә 25 ел дәвамында матур көрәш күрсәтүче Вил Усманов февраль аенда Актанышта Муса Җәлил призына үтәчәк татар-башкорт көрәшендә катнашырга да теләге барлыгын белдерде.