Участок терапевтлары, гомумгамәли табиблар җирлекләрдә авыруларның хәлен белде

2018 елның 7 декабре, җомга

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында участок терапевтлары, гомумгамәли табиблар җирлекләрдә авыруларның хәлен белде. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгәннәрнең өйләрендә булып, аларның хәлен белгәндә авыруның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль тормышка яраклашуына, көндәлек ихтыяҗларына, борчыган авыруының җитдилегенә төп игътибар бирелде.

5 декабрь көнне Түке, Зөбәер авылларында район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, клиник-эксперт комиссиясе буенча баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, гомумгамәли табибә Ләйлә Могътазирова катнашында медицина караулары узды.

Фельдшер-акушерлык пунктларында һәм авыруларның шәхси  йортларда 42 кеше каралды, шуның 18 е үз өендә. Инвалидлык алу ихтыяҗы булган авыруларга консультация бирелде, тикшерү планы билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International