Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 5 декабрь көнне инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә булып, аларның яшәү шартлары белән танышты. Киров авыл җирлегендә Энгель Нәвап улы Владимир Чичков һәм Лена Аширова гаиләсендә булды. Өлкән уллары Егорь Чичков бүгенге көндә Актаныш кадет-интернат мәктәбендә, сигезенче сыйныфта укый. Актив укучы, спорт ярышларында да катнашып, җиңүләр яулый. Игезәкләр Александр һәм Владимир туганда ук язмыш сынавына дучар булалар. Александр – урын өстендә ятучы 14 яшьлек бала. Әти-әни һәр көнне аны яңа туган сабый баланы караган кебек карый. 14 ел дәвамында һәр көн, һәр төн алар өчен тынгысыз үтә, күңелләре яралы булса да, Александрга бар мөмкинлекләрне тудырырга омтылалар. Владимир Такталачык коррекцион мәктәбендә җиденче сыйныфта укый.
Әлеге гаилә район җитәкчелегенең дә, авыл җирлегенең дә игътибар үзәгендә. 2012 елның ноябрь аенда гаилә яшәү шартларын яхшыртып, бар уңайлыклары булган өйгә күчә. Кулларыннан эш килгән Владимир да, Лена да дөнья көтеп, мал-туар асрап яшиләр. Район башлыгы Энгель Нәвап улы гаиләнең хәл-әхвәлен белешеп, аларның ихтыяҗлары белән танышты, сорауларын тыңлады, матди ярдәм күрсәтте, балаларга күчтәнәч пакеты тапшырды.