Җырчы, композитор, баянчы, көрәшче Вил Усманов бүген – 4 декабрь көнне район мәдәният йортында үзенең иҗат төркеме һәм җырчы Асыльяр белән “Без дигәнчә түгел” исемле яңа концерт программасын тамашачыга тәкъдим итте.
Концерт башланыр алдыннан - Вил Усманов репетиция ясап, тавыш тикшергәндә аның белән фикерләшеп алырга да өлгердек.
-Актаныш тамашачысы алдында имтихан биргән кебек хис итәм үземне, миңа һәрбер тамашачым кадерле. Күп кенә яңа иҗат җимешләремне алып килдем. Әлбәттә инде, халык яратып өлгергән, узган елларда иҗат иткәннәре дә бар. Актаныш шагыйрьләре – иҗатташ дусларым белән бергәләп иҗат иткән өр-яңа җырларым да актанышлыларга бүләк. Татар сериаллары өчен язылган һәм халык яратып кабул иткән җырларымны автор буларак үзем дә, Асылъяр да башкарачак, - диде ул.
Чыннан да, концертны Актаныш тамашачысы яратып кабул итте. Вил Усмановның күп җырларын яттан да беләләр булып чыкты. Җырчы белән бергәләп башкардылар ул җырларны.
Татар көрәшендә 25 ел дәвамында матур көрәш күрсәтүче Вил Усманов февраль аенда Актанышта Муса Җәлил призына үтәчәк татар-башкорт көрәшендә катнашырга да теләге барлыгын белдерде.
Россиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медицина-социаль экспертиза узу процедурасы гадиләштереләчәк.
Аерым алганда, медицина оешмаларыннан документларны медицина-социаль экспертиза бюросына граждан катнашыннан башка гына тапшырачаклар.
Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеген бергәләп төзиячәк.
Ведомство шулай ук медицина оешмалары белән хезмәттәшлекне электрон документлар әйләнеше режимына күчерү юнәлешендә дә эшли.
20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Хөкүмәтенә республика территориясендә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында тәкъдим кертелде. Ул пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәрергә, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Сергеев.
Ул шулай ук янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучылар дүрт мең сумга кадәр штрафка тартылачак, дип искәртте.
Бүген – 4 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы Хатын-кызлар советы утырышы узды. Көн үзәгендә район Хатын-кызлар советының эшчәнлеге тикшерелде. Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева район тормышында актив катнашып, гаиләләрендә үрнәк яшәүче гаиләләрнең тормыш тәҗрибәсен өйрәнеп, Гаилә мәктәпләрендә яшьләрне гаилә тормышына өйрәтүдә куллану кирәклеген ассызыклады. Ләйсән Фоат кызы районда Хатын-кызлар советының эшчәнлеген активлаштыруда һәм яшьләр белән эшләүдә “Ак калфак” җәмгыятенең, район мөслимәләренең эшчәнлеген дәвам итеп, төрле юнәлешләр буенча эшче төркемнәр төзергә тәкъдим итте. Фикер-тәкъдимнәр тыңланганнан соң, район башлыгы каршында эшләүче Хатын-кызлар советының эш планы төзелде.
30 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актанышның 1 нче мәктәбе укучылары белән балалар язучысы Ш.Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Шагыйрь ачкан дөнья” дип аталган әдәби кичә уздырды. Чарада Шәүкәт Галиевның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Укучылар үзләре әзерләп килгән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Чараның йомгаклау өлешендә кызыклы викторина уткәрелде.
2 ноябрь көнне Актаныш балалар китапханәсендә А.И. Солженицынның 100 еллыгы уңаеннан “Үз иленең ватанпәрвәре” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Чарага Актаныш 2 нче урта мәктәбенең 5 “А” сыйныф укучылары чакырылган иде (сыйныфы җитәкчеләре Мирзашарипова Тәнзилә Кутдус кызы).
Укучылар язучының катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чара Солженицынның балачагы һәм яшьлеге, фронтта һәм Сталин лагерьларында үткән еллары, Нобель премиясе алу һәм сөргеннән акланып кайту чорында төшерелгән фотоматериаллардан торган презентация карау белән үрелеп барды. Язучының образын күзалларга Александр Исаевичның үзе турында сөйләгән видеоролигы ярдәм итте.
Чараны йомгаклап, укучылар үзләренең очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, ишеткән һәм күргәннәренә карата үз фикерләрен әйттеләр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шуны искәртә: тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре формадагы киемдә булырга һәм гражданнар белән аралашканда хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүлекчәләре һәм вазыйфаи затлары гражданнарга нинди дә булса җиһазлар, шул исәптән янгынга каршы җайланмалар сату буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкармыйлар. Янгынга каршы һәм газ датчикларын сатып алырга тәкъдим итүче гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре итеп үзләрен күрсәтүче шикле затлар ачыкланган очракта, алдашу эшчәнлеген туктату буенча чаралар күрү мөһим, моның өчен «102» полиция телефонына шалтырату кирәк.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе мәйданчыгында оештырылган дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашты.
Дискуссия Татарстан Республикасында «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыруга, шулай ук сәнәгать сәясәте, федераль һәм республика бюджетларын формалаштыру, моношәһәрләр үсеше, сәнәгатькә, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларына багышланган иде. Фикер алышуда Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, бизнес, югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген – 3 декабрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында район оешма-предприятиеләре арасында волейбол чемпионатының ябылу тантанасы узды.
Чемпионат җиңүчеләре.
1 урын – МБОУ ДО ДЮСШ АМР РТ,
2 урын – «МНКТ» җәмгыяте,
3 урын – район мәдәният бүлеге.
Актив уйнаучы командалар – Актанышның 1 нче мәктәбе, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе, МАУ ДО АМР РТ ДЮСШ «Лачын», Спорт ветераннары, МБОУ ДО ДЮСШ АМР РТ – 2.
Номинацияләрдә җиңүчеләр.
Иң яхшы пас бирүче – Гараев Алгинат ( КУЛЬТУРА),
Иң яхшы һөҗүмче – Булатов Руслан (ДЮСШ),
Иң яхшы сакчы – Гарифьянов Рустем (КУЛЬТУРА),
Иң яхшы уенчы – Ибнеев Ленар ( ООО «МНКТ»),
Иң өлкән уенчы – Галиев Рамил (МАУ ДО АМР РТ ДЮСШ «Лачын»).
Һәр елны декабрь аенда традицион инвалидлар Декадасы уза. Шул уңайдан, бүген инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән “Тургай” кафесында очрашу узды. Сөйләшүдә район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, район инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, авыл җирлеге башлыклары, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләүче оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Очрашуда узып баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, уңышлар билгеләп үтелде, килеп туган проблемаларны чишү юллары билгеләнде. Шулай ук киләчәккә бурычлар куелды.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Бу план кысаларында районда яшәгән инвалидларга төрледән-төрле чаралар оештыру күздә тотыла – спорт ярышлары, район җитәкчелеге белән очрашу, юридик ярдәм күрсәтү, бәйгеләр, мәдәни чаралар һәм башка максатчан адреслы ярдәм чаралары.