Һәр елны декабрь аенда традицион инвалидлар Декадасы уза. Шул уңайдан, бүген инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән “Тургай” кафесында очрашу узды. Сөйләшүдә район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, район инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, авыл җирлеге башлыклары, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләүче оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Очрашуда узып баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, уңышлар билгеләп үтелде, килеп туган проблемаларны чишү юллары билгеләнде. Шулай ук киләчәккә бурычлар куелды.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Бу план кысаларында районда яшәгән инвалидларга төрледән-төрле чаралар оештыру күздә тотыла – спорт ярышлары, район җитәкчелеге белән очрашу, юридик ярдәм күрсәтү, бәйгеләр, мәдәни чаралар һәм башка максатчан адреслы ярдәм чаралары.