Казанда Көрәш буенча Россия чемпионатында якташыбыз Искәндәр Мортазин өченче урын яулады

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә  көрәш буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышта илнең 30 төбәгеннән 150 дән артык көрәшче катнашты. Спортчылар 9 авырлык категориясендә чемпион исеме өчен көрәште.

Россия чемпионатында Татарстан көрәшчеләре биш үлчәү авырлыгында чемпион булды.

Җиңүчеләрне Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов мактау грамоталары, медаль, кубок һәм сертификат белән бүләкләде. Шулай ук, тренер һәм хөкемдарларның эшчәнлегенә дә бәя бирелде. Якташыбыз Искәндәр Мортазин 65 кг  үлчәү авырлыгында өченче урын яулады. 

Искәндәр Мортазинны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International