6-9 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Биектау» спорт комплексы базасында 2001-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.
Ярышларда барлыгы 150ләп спортчы катнашты, алар дөньяның 10нан артык иленнән 12 команда белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасыннан турнирда 22 спортчы катнашты, шул исәптән Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Мамадыш, Тукай, Аксубай, Актаныш, Зәй, Теләче муниципаль районнарыннан 12 егет һәм 10 кыз.
Егетләр 45 кг.га кадәр, 50 кг. га кадәр, 55 кг. га кадәр, 60 кг. га кадәр, 65 кг. га кадәр, 71 кг. га кадәр, 77 кг. га кадәр, 85 кг. га кадәр, 95 кг. га кадәр һәм 95 кг. нан югары авырлыкта; кызлар 44 кг. га кадәр, 48 кг. га кадәр, 52 кг. га кадәр, 57 кг. га кадәр, 63 кг. га кадәр, 70 кг. га кадәр һәм 70 кг. нан артыграк авырлыктагы категорияләрдә ирекле стильдә ярышты.
Актаныш Технологик техникумы студенты Фарис Хуҗин 95 кг авырлыкта бил алышып, дөнья чемпионы булды, тренеры Илфир Әнвәров!
Фарис Хуҗинны, остазы Илфир Әнвәровны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!