Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы үсешен карады

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген – 11 декабрь көнне Актаныш  районы башлыгы Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы үсешен карады. Аерым алганда, ул “Ташкын” хуҗалыгында, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә, “Чишмә” агрофирмасында булды. Хуҗалыкларда ул районга килгән тәҗрибәле белгеч - RMN Lachish industries  компаниясе партнеры  идарәчесе Игорь Барингольц белән булды. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагы торышы белән танышып, сөтчелек буенча максатчан шөгыльләнүдә Израиль тәҗрибәсен өйрәтүче Игорь Михайлович    җитәкчеләр  белән фикер алышты, яңа технологияләр хакында сөйләде һәм конкрет максатлар куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International