Актаныш районында терлекчелек тармагының 11 аена йомгак ясадылар

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 11 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 11 айлык һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.

Районның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   бүлек җитәкчеләре Дилүс     Мөхәмәтдинов, Гүзәл Шагиәхмәтова, Айрат Мөхәмәтдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, унбер айлык һәм айлык эшчәнлек белән таныштырдылар.

 

Киңәшмә  азагында  район  башлыгы Энгель Фәттахов ел ахырында   булган  бурычларны  билгеләде,   эштәге  кимчелекләр  турында  сөйләде,  шулай  ук    ай  йомгаклары  буенча  алдынгыларны  бүләкләде. 

Терлекчелек  тармагының  2018  елның ноябрь ае йомгаклары   буенча  күчмә  символик    «Ат» ка Нур Баян исемендәге хуҗалык лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International