Актанышта 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көне һәм “Гражданлык сәгате” проекты кысаларында Актаныш районында 12 яшь гражданга паспорт тапшырылды.

Тантаналы чарада “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Илфак Бариев, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча  бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильнар Сафин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International