Үзәк китапханәдә “Кем ул Кыш бабай?” кичәсе узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Актанышның 2 нче мәктәбенең  1 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе-Хаҗиева Чулпан Фарси кызы) белән “Кем ул Кыш бабай?” дип аталган кичә үткәрделәр. Балалар Яңа ел бәйрәменең гореф-гадәтләре, Яңа елны төрле илләрдә ничек каршы алу, Кыш бабай костюмы тарихы турында тыңладылар. Балалар аның әкияттәй резиденциясенә виртуаль сәяхәт ясадылар һәм Бөек Устюгта Кыш бабайның теремкәендә гадәти булмаган бүлмәләр барлыгын белделәр. Кыш бабайның үз почтасы, мода ательесы, Кышкы бакчасы, китапханәсе, бүләкләр өчен махсус бүлмәсе булуын белделәр. Кыш Бабай В. Одоевскийның «Морозко», В. Сутеевскийның «Елка», А. Усачевның «Олимпийская деревня Дедморозовка» һ.б. әкиятләрдә яши икән.

Күңелле музыка астында «Тапшырырга өлгер!» дигән уен үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары кыш турында  табышмаклар чиштеләр һәм шигырьләр сөйләделәр. Яңа ел атмосферасын тудырырга “Хат ташучы кар малай" мультфильмын карау да ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International