“Җанны һәрчак пакьләп торыйк изге аятькә манып!..”

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының кече залында райондашларыбыз  өчен “Без яшәгән төбәкләрдә ишетелсен азан тавышы!” исемле чара уздырды. Чарада мөслимә Рима(Әминә) Имамованың яңа гына табадан төшкән “Ачы язмышлар” китабы тәкъдир ителде.

Очрашуда “Ачы язмышлар” авторы Рима (Әминә) Заһидулла кызы Имамова укучылар сорауларына җавап бирде. Актаныш мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә апа Закирова, авторның шәкертләре Р.Салахова, И.Мирзанурова чыгыш ясады. “Җанны һәрчак пакьләп торыйк изге аятькә манып!..” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Шул күргәзмәгә эшләнгән видеоролик күрсәтелде.

Китапханә директоры Ландыш Шәмсунова катнашучыларны китапханәгә чакырып калды. Динебезгә карата кадер-хөрмәт хисе булдыру, тормышта дин кануннарына буйсынуның зарурлыгын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International