Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Бүген – 17 декабрь  көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде. Яңа елга әзерлек, бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү, һәр бүлек эшчәнлеге буенча да еллык эшчәнлекне нәтиҗәле тәмамлау, хезмәт дисциплинасы буенча эшлекле сөйләшү барды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.

Киңәшмәне дәвам итеп, атналык эшчәнлеккә гомуми бүлек җитәкчесе Люция Курбанова, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Шакирова, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаутдинова, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова анализ ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International