Актаныш район Җәмәгатьчелек советы Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советы утырышында катнашты

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген – 14 декабрь көнне Актаныш район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, совет әгъзалары Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы Советы утырышында катнашты. Видеоэлемтә аша барган әлеге киңәшмәдә район Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.

Утырышта 2018 елда республикада гражданлык җәмгыяте торышы анализланды, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының  21 декабрьдә  ел нәтиҗәләре буенча узачак утырышына әзерлек чаралары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International