Кәйкәй, Усы, Яхшый авыл башлыкларына Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары тапшырды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делигация бүген Казан шәһәрендә ТР Президенты катнашында үткәрелгән чараларда катнашты. ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Быелдан тагын 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) муниципалитетларга хезмәт итә башлаячак.

“Муниципалитетлар – төбәкнең генә түгел, илнең дә нигезе. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Муниципалитетларга һәрвакытта да мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәбез. Бүген без иң яхшыларны билгеләп үтәбез, аларга 100 автомобиль, шулай ук балаларны йөртү өчен 44 районга 57 Ford Transit мәктәп автобуслары тапшырабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин соңгы елларда республикада “авыл җирлекләренең имиджын формалаштыру өчен күп нәрсә эшләнүен” искәртте.

“Татарстанда Муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясау, шулай ук Президентыбыз катнашында муниципалитет башлыклары, мәгариф учреждениеләренә автобус һәм автомобильләр тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Бүген авыл мәктәпләре ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган автобуслар ала”, - дип белдерде ул.

Автомобильләр һәм мәктәп автобуслары тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Актаныш районының Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Мөхәммәтулла улы Хөрмәев, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Зиннур улы Әхмәев, Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Гомәр кызы  Зиннәтуллина бүген ТР президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан автомобиль ачкычлары алдылар.

Мәгълүматлар “Татар-информ”нан алынды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International