Бүген – 28 декабрьдә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗә ясалды - җиңүчеләр бүләкләнде.
“Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында 29 мәктәптән 52 укытучы катнашты. Алар бәйге кысаларында үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укыту методикасы һәм һөнәри осталыкларын күрсәтү буенча белемнәрен арттырдылар, эзләнделәр, иҗат иттеләр.
Быелгы бәйгенең үзенчәлекле сынау-биреме - 25 декабрьдә конкурста катнашучылар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, Иннополис лицее директоры урынбасары, “Ел укытучысы – 2014” россиякүләм бәйгенең абсолют җиңүчесе Алла Николаевна Головенькина белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнаштылар, мәгариф өлкәсенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Җиңүчеләрне бүген район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде.
Актанышта узган "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре - фоторепортаж.
28 декабрьдә – Яңа ел алдыннан, Актанышның Нөркә бистәсендә модульле чаңгы базасы ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашты. Чаңгы базасы - бүген тантаналы ачылучы өченче объект.
Республиканың максатчан программалары ярдәмендә Актанышның социаль йөзе үзгәрә. Яңа төзелешләр башкарыла, яңа объектлар сафка баса. Республика максатчан программаларын районга җәлеп итүдә актанышлыларның төрле өлкәдә актив һәм нәтиҗәле эшләүләре дә мөһим фактор булып тора. Үзенең чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов актанышлыларга, төзүчеләргә һәм безнең хезмәтебезне югары бәяләп, ышаныч белдереп, финанс мөмкинлекләре тудырганнары өчен Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм аның командасына шәхсән үзенең һәм актанышлылар исеменнән рәхмәтен белдерде.
Актанышлылар хәзер Бүләк һәм Нөркә урманнарындагы чаңгы юлында чаңгыда шуа алачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә ике чаңгы трассасында да ярышлар үтәчәк. Гаилә белән дә сәламәтлеккә файдалы актив ял белән шөгыльләнү өчен уңайлы итеп эшләнгән трассалар.
Нөркә бистәсендәге модульле чаңгы базасында киенү, бәдрәфләр, душ бүлмәләре, тренерлар, чаңгыны саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр, 100 комплект чаңгы экипировкасы, Кар чанасы һәм аны саклау өчен бина каралган. Бер үк вакытта анда 30лап кеше булырга мөмкин. Бу - күп функцияле объект, кар булмаган чорда аны йөгерү, велосипедта йөрү һәм чаңгыда шуу, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен куллану мөмкин.
Тантанада район башлыгы Энгель Нәвап улы, Россия спорт министрының 153 карары нигезендә нигезендә, Илфат Каюм улы Иманаевка ГТО ның тугызынчы баскычы алтын билгесен тапшырды.
Тантаналы чарада район башлыгы Э.Н.Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары А. Ә. Борханова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, авыл халкы катнашты.
Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына хезмәт күрсәтә башлаган иде.
Алты ел эчендә Шәрип, Югары Яхшый, Чат, Чалманарат, Әгъбәс, Чөгәнә, Иске Богады, Киров авыллары заманча җиһазланган сәламәтләндерү учреждениеләреннән файдалану бәхетенә иреште.
Әҗәкүл авылы район үзәгеннән алты чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә 327 кеше исәпләнә, шуларның 59ы пенсионер, 182се - эш яшендәгеләр.
Әҗәкүлдә ачылган заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер, смотровой бүлмәләреннән тыш, прививка ясау, медицина коралларын стерилизацияләү, гардероб, даруларны махсус саклау бүлмәләре дә бар. Бинада шулай ук су кертелгән, бәдрәф урнаштырылган. Актаныш районындагы әлеге ФАП видеокүзәтү җайланмасы белән дә җиһазландырылган.
28 декабрьдә Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясе үз ишекләрен ачты.
Әлеге яңарыш Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2017 елда дөнья күргән карары нигезендә тормышка ашырылды. Агымдагы елда хастаханәдә хатын-кызлар консультациясе дә яңартылган бинада, яңа медицина җиһазлары, мебель, инвентарь белән хезмәт күрсәтә башлады.
Киң масштаблы төзекләндерү кысаларында поликлиникада җылылык системасы, аны үткәрү трассасы, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү коммуникацияләре тулысынча алыштырылды. Биналарның эче танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Авырулар өчен холл барлыкка килде. Поликлиника өлешенә - яңа ренгент аппараты, хатын-кызлар консультациясенә автоматлаштырылган кардиограф урнаштырылды. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен республика тарафыннан 50 миллион сумнан артык финанс ярдәме бүлеп бирелде. Районның Равил Ярмиев җитәкчелегендәге “Газстройсервис” оешмасы исә, сыйфатлы ремонт эшләрен башкарып чыкты.
Төзекләндерү барышында һәркемгә уңайлы шартлар булдыруны күздә тоткан “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” дип исемләнгән проект гамәлгә куелды.
Бүген Актаныш поликлиникасын файдалануга тапшыру мизгелләре тантаналы төстә оештырылып, чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Ә. Борханова, үзәк хастаханәнең баш табибы А.Р. Хаев катнашты. Халык өчен бик мөһим объектны ачу мизгелләренә райондашларыбыз да битараф калмаган иде.
“Чишмә” агрофирмасы идарәсе һәм профсоюз комитеты быел да күркәм традицияне дәвам итеп, 26 декабрь көнне Меңнәр клубында Яңа ел бәйрәме үткәрде. Чишмә һәм Меңнәр авыллары балалары бик теләп һәм яратып “Шрек һәм аның дусларының яңа ел маҗаралары” тамашасын – район балалар иҗаты хезмәткәрләре чыгышын карады.
Быелгы бәйрәмне балалар сагынып көтеп алды, узган елгы бәйрәм бүләкләре, кызыклы уеннар алар күңелендә ел дәвамында сакланды. Юмарт Кыш бабай һәм шаян Кар кызы белән алар бергәләп төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Һәр катнашучыга Кыш бабай бүләкләрен дә кызганмады.
25 декабрьдә Актанышның үзәк чыршысы ачылу тантанасы булганнан соң, кичке якта биредә һәр көнне күңелле бәйрәм ыгы-зыгысы. Балалар дуслары, апа-абыйлары, әти-әниләре һәм дәү әни-дәү әтиләре белән бергәләп кичке ялны чыршы янында үткәрәләр. Биредә рәхәтләнеп боз тауларында шуарга, дәртле, бәйрәм музыкасына кушылып, биергә-җырларга һәм әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән аралашырга, истәлеккә фотога төшәргә мөмкин.
Үзәк чыршы янында Яңа елны каршы алу, 1 гыйнварда бәйрәм концерты белән дәвам итү, Раштуа, Иске Яңа елны каршы алу чаралары үтәчәк.
Бергәләп күңелле ял итәргә рәхим итегез!
27 декабрьдә Актаныш районында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов, “Олимпионика” интеллектуаль белем бирү үзәге директоры Гүзәл Зарипова катнашты.
Кече фәннәр академиясендә шөгыльләнүче укучыларны һәм укытучыларны Энгель Нәвап улы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, академиягә фән өлкәсендә яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде, үзәккә 500 000 сум күләмендә җиһазлар, укыту-методик, күргәзмә әсбаплар бүләк итеп алып килгән Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмаловка рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылу тантанасында Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзелде.
27 декабрьдә “Бүләк” укыту үзәгендә 100 уку алдынгысы, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән исемле символика һәм Яңа ел бүләге тапшырылды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында театральләшкән тамаша да укучылар өчен районның талантлы балалары – җырчы-биючеләр белән бергәләп әзерләнде.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа тәҗрибә гамәлгә керә: үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш. Шулай итеп, “Һөнәри керемгә салым” режимы кертеләчәк.
Әлеге пилот проект Россиянең тагын өч төбәген колачлый. Болар – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга. Тәҗрибә 2028 елның азагына кадәр үткәрелә. Соңрак аларга башка төбәкләр дә кушылырга мөмкин.